Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Коръән укуда ярыштылар

Мөслимнең “Нур” мәчетендә кыз балалар арасында Коръән бәйгесе узды. Балалар дүрт номинациядә көч сынашты. Алар конкурстан тыш әзерләп килгән бер сүрәне дә яттан сөйләделәр.

Мөслимнең “Нур” мәчетендә кыз балалар арасында Коръән бәйгесе узды. Балалар дүрт номинациядә көч сынашты. Алар конкурстан тыш әзерләп килгән бер сүрәне дә яттан сөйләделәр. 

Бәйгедә 40 райондашыбыз катнашты. Кызлар бу өлкәдә яхшы әзерлекле булуларын күрсәтте һәм алга таба да Аллаһ сүзләрен өйрәнергә максатлар кылдылар. Иң сөендергәне: быел бер җүзне яттан белүче дүрт кыз ярышты. Аларның белемнәре, Коръәнне ятлау осталыклары һәркемне сокландырды. Чарага килгән балалар өчен викторина да әзерләнгән иде. Кызлар, командаларга бүленеп, Коръәнгә кагылышлы сорауларга жаваплар эзләделәр. 

Бер җүз белүчеләр ярышында Зәкия Низамовага тиңнәр булмады. Хәнифә Хәмзина – икенче, Хәбибә Мәүлиева өченче урынны алды. 

“Әл-Фәҗр – Ән-Нәс” номинациясендә Әминә Латыйпова җиңү яулады. Дәлия Сәхипгәрәева һәм Аиша Тагиева икенче-өченче урыннарны бүлеште. “Әд-Духә – Ән-Нәс” номинациясендә Хәдия Гайфиева беренчелекне алды. Асия Аитова – икенче, Зәйнәб Шәйдуллина өченче урынга чыкты. “Әл-Зәлзәлә – Ән-Нәс” номинациясендә Әминә Бәдретдиновага тиңнәр булмады. Кадрия Низамова икенче урынга лаек булды. Өченче урын Сәйдә Мөгълиевага бирелде. Бәйгедә катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләр алуда ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре яусын! Ике дөнья бәхете, сәламәтлек һәм ныклы иман насыйп булсын! Сабыйларга Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен өйрәткән, иманлы итеп тәрбияләгән әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбияче-остазларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Төп өлеш тәмамлангач, күңелләргә рухи байлык өстәгән Коръән бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгене тамаша кылучы әниләр тәм-томлы табын артында бергәләп чәй эчте, тәэсирләре белән уртаклашты.

Язма Мөслим мөхтәсибәтенең социаль челтәрләрдәге төркеменнән алынды.

Фото – Мөслим Мөхтәсибәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев