Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Коръән иманны ныгыта

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр”, - ди.

Май – барлык белем учакларында, шул исәптән мәчетләр каршында эшләп килүче мәдрәсәләрдә дә бер ел уку дәверендә ирешкәннәргә йомгак ясау, белемнәрне барлау, нәтиҗәләр ясау һәм алга бурычлар билгеләү ае. Быел Мөслим мөхтәсибәте кызлар һәм егетләр арасында Коръән уку бәйгесе оештыра.  Малайлар өчен – Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә уздырылса, кызлар өчен бәйге “Нур” мәчетендә үткәрелде.
Балалар осталыкларын өч номинациядә сынадылар. Беренче номинациядә катнашучы малайлар “Әл-Әгълә – Ән-Нәс” сүрәләрен яттан укыса, икенче номинациядә “Ән-Нәбә – Әл-Әгълә” сүрәләрен яттан белүләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә беренче урынны Салмон Назриев һәм Хәмид Сибгатуллин яулады. Икенче урынга Самир Умерзаков һәм Әхмәд Мәүлиев чыкты. Өченче урынга Абдуррахман Мәүлиев һәм Мәһди Долотказин булды. «Тиләвәт» (Коръән сүрәләрен дөрес итеп уку) номинациясендә Абделмалик Муратов җиңүче булды. 
Жюрида балаларның чыгышларын Казан шәһәреннән килгән белгечләр Абдуррашид Фәизов, Рәшид Куряев, Рахматулло Сафолов бәяләде.
Кыз балалар арасында үткәрелгән бәйгегә Мөслимнең “Нур” мәчете бәйрәмчә бизәлгән иде. Кызлар үзләренең иң матур күлмәкләрен кигәннәр: нәкъ менә алар өчен үткәрелгән бәйгедә конкурсантның зәвыклы киенүе дә бәяләнде. Балаларның чыгышларын тыңларга апа-сеңелләре, әниләре, әбиләре, авыл мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимә-абыстайлар килде. 
Кыз балалар да өч номинация буенча көч сынашты. Алар конкурстан тыш әзерләп килгән бер сүрә белән дә чыгыш ясадылар. 
 

 Гөлназ Җәлилова фотосы

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев