Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Корбан чалу Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә

Бу гамәлне Кыямәт көнендә Аллаһның бүләге – җәннәткә ирешү өчен башкарабыз.

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме. Ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә башлана һәм өч көн дәвам итә. Зөлхиҗҗә аеның беренче көннәре мөселманнар өчен олы көннәр санала. Бу көннәрдә ураза тотып, догалар укып, сәдакалар биреп, игелекле эшләр башкару хәерле. Корбан чалу тәртибе турында Мөслим мәчете имам-хатыйбы Риназ хәзрәт Нәбиев белән сөйләштек. 
– Риназ хәзрәт, корбан чалуның мәгънәсен аңлатып китегез әле.
– “Корбан” сүзе гарәп теленнән “якынаю”, ягъни “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә якынаю” дигәнне аңлата. Кеше кадерле булган малын Аллаһы ризалыгы өчен корбан итеп, Аллаһның рәхмәтен ала. Бу дөньяда нәрсәнедер корбан итмичә зур мәртәбәгә ирешеп булмый. Мәсәлән, яшьлекне, матур вакытны корбан итеп мәктәп тәмамлаганнан соң укырга керәбез. Укымаска, ял итәргә дә була бит. Әмма без киләчәктә һөнәрле булу, зур дәрәҗәләргә ирешү өчен вакытыбызны корбан итәбез.
– Корбан чалу кемнәргә тиеш?
– Корбан чалу өчен үз акылында, балигъ булган мөселман булу шарт. Нисабында 85 грамм алтын яки 595 грамм көмеш алырлык, ягъни 36 мең акча булганда корбан чалдыру – вәҗеп. Бу күләмдә акчаң булмаса, мәҗбүри түгел. Гаилә башлыгы гаиләсе исеменнән корбан чалса хәерле була.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

 Наилә Сәлахова

Айдар Шакиров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев