Казан шәһәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тантаналы хисап җыелышы узды
Бу уңайдан чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, имамнар һәм волонтерлар җыелды
19 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстанда игълан ителгән Каһарманнар елы, Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларындагы эшчәнлек йомгаклары буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тантаналы хисап җыелышы узды.
"Бу уңайдан чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, имамнар һәм волонтерлар җыелды.
Чарада хәрби хәрәкәттә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәмне туплаучылар хакында җылы сүзләр әйтелде. Мөслим мөхтәсибәтенә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды" - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Фотолар - мөхтәсибәт архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев