Каникулда – әхлак яллары
Балаларыгызда өч сыйфат тәрбияләгез: пәйгамбәрләрне сөю, йорт әһелләрен сөю, матур итеп Коръән уку. (Хәдис)
Киләчәк буынны иманлы, әдәпле, әхлаклы, сәламәт итеп тәрбияләү, кышкы каникулларны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә һәм Баланлы, Баек, Ташлыяр, Метрәй, Иске Карамалы, Симәк авылларында әхлак яллары оештырылды.
Казан, Уфа, Буа, Әлмәт мәдрәсәләреннән килгән алты шәкерт Аллаһның гүзәл исемнәрен, аларның мәгънәләрен, мөселманнарның ничек сәламләшүен, аңа ничек җавап бирергә кирәклеген, иман кәлимәсенең, кыска сүрәләрнең мәгънәсен һәм аларны дөрес итеп әйтелешен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәттеләр. Мәчетләргә йөрүчеләр шулай ук “Нурлы Мөслим” газетасында басылган биремнәрне чиште, хәрәкәтле уеннар уйнады.
Сабыйларның ялын файдалы итеп үткәрү өчен көч куйган мәхәллә халкына, хәзрәтләргә һәм шәкертләргә, бүләкләр, күчтәнәчләр китергән, тәмле ризыклар белән сыйлаган иганәчеләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Илүсә Исламова, район мөхтәсибәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече.
Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев