Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Качману – изге бәйрәм

Качману көнне краннан да ару су ага дигән ышану бар.

 Традицион бәйрәм җирлегебездә рус халкы яшәгән Рус Шуган авылында  узды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. – Православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташкан, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында узучы зур бәйрәм – Раштуадан соң 12 көн дәвамында Святки билгеләп үтелә. Бу көннәрдә халык телендә “бабайлар” дип аталучы нардуганчылар, кеше танымаслык булып киенеп, йорттан-йортка йөрделәр, авылдашларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Һәр елны православие халкы Крещение – Качману бәйрәмен билгели. Халык бәкедә су коена. Бу – тәнгә сихәт, җанга шифа алу, гөнаһлардан арыну, дигән ышану яши, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елгакүлләр өстенә бәке ясала. Ә бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан суны сихри көчкә ия, ди православие халкы. Бу суны халык үзе генә эчми, мал-туар уңсын дип, ихатадагы кош-корт, малларга да эчертә.
Бәйрәмгә каршы көнне халык чиркәүдә гыйбәдәт кылды. Төнге
12 сәгатьтән соң бәкедә су коена башладылар. Иртән бәйрәмгә җыелучыларга Никита атакай теләкләрен җиткерде. Рәсми өлештән соң Никита атакай бәкедәге һәм савытларга алынган суны изгеләндерде. Бәкегә төшүчеләр, кагыйдә буларак, өч тапкыр суга чумып алды. Быел да салкын суга беренчеләрдән булып райондашыбыз Петр Осетрин чумды. – Качмануга каршы көнне авыл халкы белән бердәм булып Шумбут күленнән чиркәүгә су ташыйбыз. Су алып кайтканда савытның өслеге капланган булырга тиеш. Икенче көнне иртә белән һәркем дин йортына гыйбадәт кылырга җыела. Никита атакайның вәгазен тыңлаганнан соң, көйләп келәү әйтелә. Бу бәйрәмгә күрше-тирә районнардан да киләләр.
Барысы да чиркәүдә изгеләндерелгән суны алып китәләр. Могҗиза димичә, ни дисең: бу көнне җыелган су күпме вакыт торса да бозылмый. Качману бәйрәмендә җыйган суны өебездә ел буе саклыйбыз. Ике-өч ел торганы  да бар, – ди Вера Лобанова.
Бу көннеп Качмануга Мөслим районыннан тыш, күрше Сарман районы, Башкортостанның Бакалы районыннан килүчеләр дә бар иде.
Милләтләре белән татар булсалар да, сихәтләнәбез, гөнаһлардан арынабыз дигән уй белән бәкегә чумучыларны да күреп кайттык. – Берничә ел рәттән Рус Шуган авылының Шумбут күлендә ясалган бәкедә су коенганым булды, быел хәләлем каршы килде. Дини йолаларда катнашу өчен кайсы милләттән булуың мөһим түгел, Аллаһ – бер!
Тик бәкегә чуму бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин. Кискен һәм хроник чирләр – тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә салкын суга керергә ярамый. Баш мие тамырлары кысылмасын өчен, суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керергә ярый, – ди район поликлиникасы кардиологы Тәнзилә Зиннурова

Лилия Шәймиева

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев