Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Кабер - яхшы яки яман гамәлләр сандыгы

Кабергә иңдергәннән соң кеше янына Мөнкир вә Нәкир исемле фәрештәләр килә.

Әбу Мөсәйра рахимәһуллаһи  болай дип сөйләгән: "Кабергә иңдергәннән соң бер кешегә Мөнкир вә Нәкир исемле фәрештәләр  килгән.  Кулларында чыбыркы булган бу затлар: "Без сиңа йөз тапкыр сугачакбыз", - дип әйткәннәр.

Бу кеше: "Зинһар мине кыйнамагыз, мин үз гомеремдә изге гамәлләр кылган идем", - дип әйткән. Бу сүзләрне ишеткән фәрештәләр сугуның саннарын киметкән. Кеше изге гамәлләрен санауны дәвам иткән. Ахыр чиктә фәрештәләр бер тапкыр гына сугуны калдырганнар.  "Без сиңа бер тапкыр чыбыркы белән сугачакбыз. Анысыннан котыла алмыйсың", - дигәннәр. 

Бу кеше фәрештәләрдән  "Нәрсә өчен суктыгыз миңа?" - дип сораган. Фәрештәләр: "Бер тапкыр син ярдәм сорап утыручы  бер мохтаҗ кеше яныннан ярдәм күрсәтмичә узып киттең", = дигәннәр.

Нәсыйхәт:

Мөнкир вә Нәкир - кабердә сорау алучы фәрештәләр. Алар бу исемнәренә кешеләр беркайчан да күрмәгән кыяфәттә килгәннәре өчен мя булганнар. Мөэмин кеше һичшиксез яхшы гамәлләренең дә, гачарларының да нәтиҗәсен күрәчәк. 

"Рухул Бәйан" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев