Изге Коръән ае якынлаша
Быел ураза 29 көн дәвам итә.
1 март көнне изге Рамазан аена аяк басачакбыз. Рамазан ае ни сәбәпле мөселманнар өчен айларның иң кадерлесе һәм иң олысы булып тора соң? Ураза тотып, кеше нәрсәгә ирешә? Аллаһы Тәгалә адәм баласына ураза гыйбадәтен нинди максат белән биргән? Бу сорауларга без җавапны Рамил хәзрәт Юнысның вәгазеннән табарбыз.
Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга йорт салыр, ашар, эчәр, йоклар, баер, киенер өчен яралтмады. Мөэмин мөселман буларак, Аллаһы Тәгаләнең безгә ни өчен бу дөньяда берничә дистә ел биргәнлеген дөрес аңларга тиешбез: “Мин бу дөньяга адәм баласын һәм җеннәрне гыйбадәт кылудан башка максат өчен яралтмадым”, – ди Раббыбыз. Ягъни гыйбадәт кылудан башка ният-максат белән яралтмадым, ди. Адәм баласы менә шушы максат белән дөньяга килә.
Күпләрегез машинада йөри, самолетта оча, теплоход белән йөзүчеләр, поездда баручылар, автобус һәм башка транспортларда йөрүчеләр дә бар. Өр-яңа машина алган кешене күз алдына китерегез (чит ил машинасы булса бигрәк тә!), 10 мең яисә 15 мең километр йөрдеңме, машинаны тикшерергә алып керергә кирәк. Әгәр дә сез машинагызны вакытында күрсәтмәсәгез, юлда барганда һәлакәт килеп чыгарга мөмкин. Машинаны да, самолетны да, теплоходны да тикшерергә, яңартырга, алыштырырга, ремонтларга кертәләр. Менә без, адәм балалары да, 11 ай буена туздык. Әрләшү дә, гайбәт тә булды, ачуланыштык та, ялган да, алдашу да... Адәм баласы үзенең иманын һәрвакытта да фәрештәләр иманы кебек саклап тора алмый. Кемгәдер каты әйттек, кемнедер рәнҗеткәнбездер, намазларны да кайвакыт вакытында үтәп булмагандыр, иманыбыз зәгыйфьләнде, ихтыяр көчебез көчсезләнде, һәм менә Рамазан җитте.
Җәмәгать, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һәрнәрсәне санаган, Аллаһы Тәгалә “Тәбарәк” сүрәсендә: “Һәр кешенең җир йөзенең кайсы төбәгендә туарга тиеш, кайсы төбәктә яшәргә тиешлеген мин Үзем теләп сайладым”, – ди. Аллаһы Тәгалә безне шушы төбәктә яралткан. Безнең организмда шушы төбәкнең һавасына, табигатенә яраклашкан сыйфат та биргән Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә. Безгә хәзерге вакытта менә шушы ураза кирәк, димәк. ”Мин сезне тараттым җир йөзендә”, – ди. Шуңа күрә Рамазан аена куркып түгел, шайтан коткысыннан арынып, әлхәмдүлилләһ, чистарынып, пакьләнеп чыгам, калебемне төзәтәм, тәнемне, малымны һәм йөрәгемне тазартам дип керергә кирәк.
Рамазан ае ни өчен шундый зур ай? Беренчедән, Рамазан аенда Коръәни Кәрим иңде. Коръән ае. Коръәнгә мәхәббәте, ихтирамы булган кешеләр рамазан аен хөрмәтли, чөнки бу – Изге Коръән ае.
Без бүген сау-сәламәт, чабып йөрибез, акча эшли алабыз, кесәгә сала алабыз, ашый алабыз, ә күпме кешедә бу нигъмәт юк. Уйламагыз алар түбән халык дип, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Түбән халык дип аларны мәсхәрә кылмагыз, шәт аларның калебләре сезнекенә караганда чистарак булып, Аллаһы каршында алар сезгә караганда хәерлерәктер”.
Рамил хәзрәт Юныс, Казанның Яңа татар бистәсе Иске Таш мәчетенең икенче имамы.
Фото – Татар-информ архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев