Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Ихласлыкны күрсәтү мөмкинлеге

“Корбан” сүзе гарәп теленнән алынган, “якынлашу”, “якын булу” дигәнне аңлата.

Исламда бу сүз Аллаһы Тәгаләгә якынлашу нияте белән корбан чалуны аңлата. Коръәндә: “Һәр өммәт өчен без корбан чалуны билгеләдек. Аллаһ биргән малдан аңа исемен атап корбан чалсыннар өчен”, – дип әйтелә. 

Шәригатьтәге әһәмияте

Корбан чалу – исламдагы мөһим гыйбадәтләрнең берсе. Бу гыйбадәт пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Пәйгамбәребез әйтте: “Кешеләрнең берсе дә корбан көннәрендә каны түгелгән хайваннан да Аллаһ яратканрак гамәл кылмый”.

Хәнәфи мәзһәбе буенча хокукый хәле

Имам Әбү Хәнифә буенча, күренеп торган хәлдә булган мөселман, акыллы, балигъ булган, нисап күләменә ия кеше өчен корбан чалу – вәҗиб. Имам Мәргинани “Әл-Хидая” китабында әйтә: “Корбан чалу – вәҗиб, чөнки ул пәйгамбәрнең даими рәвештә кылган гамәле”.

Корбан чалу көннәре

Корбан фәкать Зөлхиҗҗә аеның унынчы, унберенче һәм уникенче көннәрендә генә (Корбан гаете көненнән башлап өч көн) чалына. Пәйгамбәр саллаллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бүгенге көннәр – ашау, эчү һәм Аллаһны зикер итү көннәре”, – диде.

Корбан итенең  бүленеше

Корбан ите өч өлешкә бүленә. Бер өлеше – фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга, икенче өлеше туган-тумачаларга һәм дусларга таратыла. Өченче өлеш корбан чалган гаиләнең үзенә кала. Бу – иң фазыйләтле бүленеш, ләкин мәҗбүри түгел. Берәүнең бөтен итне кешегә таратуы да, үзенә калдыруы да ярый, ләкин фәкыйрьләргә бирү саваплырак.

Вафат булган  мөселманнар исеменнән корбан чалу

Хәнәфи мәзхәбе буенча, мәрхүмнәр өчен корбан чалу рөхсәт ителә.

Имам Әл-Касани болай дип әйтә: “Әгәр кеше вафат булган якыны өчен корбан чалса һәм бу гамәлне Аллаһ ризалыгы өчен башкарса, ул гамәл кабул булыр, аның савабы вафат булганга ирешер”.

Пәйгамбәрнең (с.г.в.) ике корбан чалуына дәлил. Имам Әхмәд, Ибн Мәҗәһ, Бәйһәкый һәм башкалар риваять иткән хәдистә: “Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Йә Аллаһ! Бу – минем исемемнән һәм минем өммәтемнән, корбан чалу гамәлен эшли алмаганнар исеменнән”, – диелгән. Галимнәр бу хәдисне: “Пәйгамбәр (с.г.в.) үзеннән кала башкалар өчен дә, хәтта корбан чала алмаганнар, вафат булганнар өчен дә корбан чалырга мөмкин”, – дип аңлата. Бу гамәл башкалар исеменнән корбан чалырга рөхсәт ителүен күрсәтә.

Корбан чалу шартлары

Корбан китерү өчен кәҗә-сарыкның 1 яшьлеген сайлыйлар. Мал зур булса, 6 айлык та ярый. Сыерга – 2, дөягә 5 яшь булу шарт.

Корбан чалганда: “Бисмилләәһи, Аллаһу әкбәр. Аллаһым, бу – синең биргәнеңнән, сиңа багышлап”, – дип әйтү сөннәт.

Корбан хайванының тиресен сату тыела. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Кем дә кем корбанның тиресен сата, аның корбаны кабул булмас”.

Тирене сәдака итеп бирү, мәчет ихтыяҗына яки фәкыйрьләргә тапшыру – саваплы гамәл.

Корбан – Аллаһка якынаю, туганлыкны ныгыту, фәкыйрьләргә ярдәм итү, ихласлыкны күрсәтү өчен зур мөмкинлек. Күпчелек галимнәр бу гыйбадәтне вәҗиб дип бәяли һәм аның бар шартларын, тәртибен үтәү мөселманнар өчен зур җаваплылык булып тора.

Язманы Мөслим районы мөхтәсибәте әзерләде.

Зөлфия  Җәлилова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев