Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Исламда хатын-кыз

Ананың тәүге тамчы сөтеннән үк балага аның әдәп-әхлагы, иманы, тәрбиясе күчә.

Тәрбияле ир һәм ата, тәрбияле хатын вә ана исемнәре күпмебезгә хас? Мөселманнарның күбесе Коръәннән берничә сүрә, дога, хәдис өйрәтсәк, балабыз хәерле булып үсә, дип уйлый. Ә ни өчен соң ул вакытта рәсүлебез (с.г.в.), сәхабәләр, Коръән өйрәтү, хәдис ятлау белән генә чикләнмичә, нәкъ менә тәрбия эше белән дә шөгыльләнгән? Ана кеше надан, гыйлемсез булса, баласына нинди үрнәк күрсәтер дә, ничек тәрбия кылыр? Мөселман ирләре баласының киләчәген чын-чынлап кайгыртса, хәләл җефетенең тәкьва булуына да зур игьтибар бирәчәк, ә моның өчен гыйлемле булу кирәк.

Кайбер хатын-кызлардан: “Безнең мәчеткә йөрүебез фетнәгә тиң”, – дигән фикер ишетергә туры килгәли. Эшләр болайга киткәч, урамга бөтенләй чыкмавыгыз хәерле булыр. Балаларыгызны бакчага, мәктәпкә илтмәгез, кибетләргә йөрмәгез, томана булып өйдә генә ятыгыз дияргә кала.

Бер хәдис бар: мәчет ирләрнеке дә,хатыннарныкы да түгел, ул – Аллаһыныкы, диде пәйгамборебез (с.г.в.). Казый, мөәзин, имам, мөфти мәчет хуҗасы түгел, ә хезмәтчеләре. “Хатыннарыгызны мәчеткә барудан тыймагыз”, дип дәвам итә хәдис. Бусы инде турыдан-туры ир кешеләргә мөрәҗәгать, чөнки мәчет – дин, вәгазь, мәгърифәт чыганагы. 
Сер түгел, бүгенге көндә мөселман гаиләләренең дә таркалуы еш күзәтелә. Бу хәлгә беребез дә битараф калырга тиеш түгел. Ни өчен тормышларын Аллаһ кушканча корган, биш вакыт намазны калдырмаган гаиләләр таркала, иманлы балалар ятим кала? Яшьләрнең гаилә моделе әти-әниләре үрнәгендә корыла, ир белән хатын булып яшәүнең беренче көннәреннән үк үз әти-әнисенең кылган гамәлләрен кабатлый алар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр! Алар, бәлки, Коръәнне яттан белерләр, хәдисләрне төнлә уятып сорасаң җавап бирерлек дәрәҗәдә өйрәнерләр, әмма иң мөһиме – ислам әхлагы юк! Ә аны каян аласы? Фәкать иманлы ата-анадан, әби-бабайдан, туганнардан, ягьни гаиләдән.

Аерылышуларның тагын бер сәбәбе итеп яр сайлаганда борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны белмәүне әйтер идем. Юкка гына фикх фәнендә хәләл җефет сайлау бүлеге язылмаган. Элек hәp татар авылында яучы әби-апалар яшәгән. Алар үз авылында гына түгел, күрше авылда туып-үскән егет, кыз турында да яхшы хәбәрдар булган һәм димчелек эшен бик белеп, дөрес итеп башкарган. Яучы карчыклар беркайчан да авылның иң шәп егетенә шундый ук кызны димләмәгән, чөнки белгәннәр: бер казанга ике тәкә башы сыймый. Иң хәерле гаилә – ирнең дә, хатынның да үз урынында булганы. Кызганыч, шушы гыйлемне кулыбыздан ычкындырдык.

Исламда хатын-кыз темасына кереп киткәч, күпхатынлылык мәсьәләсенә дә кагылып узыйк. Динебезнең асылын аңламаучы кайберәүләр бу мәсьәләдә белемле, төпле фикер йөртүдән ерак тора: ислам дине нәфесен тыя алмаучы мөселман ирләренә дүрт хатынга хәтле өйләнүне рөхсәт итә, диләр. Киресенчә, ислам дине күпхатынлылыкны дүрт саны белән чикләде. Исламга хәтле булган диннәрдә ир кеше чикләнмәгән күләмдә хатын алу хокукына ия иде.

1948 елда Германиядә тол хатыннар проблемасы кузгатыла. Шул уңайдан Бонн шәһәрендә бик зур конференция үтә. Каһирәнең Әл-Әзхәр университетыннан килгән ике галим күпхатынлылык мәсьәләсен исламча чишү буенча немец телендә чыгыш ясый. Бөтен халык таң калып тыңлый һәм иң мөһиме – галимнәрнең сүзләрен таный. Нәтиҗәдә, 1949 елда Бон шәһәре конституциясендә купхатынлылыкны рөхсәт иткән канун теркәлә. Аллаһ билгеләгән чикне узмау өчен зинадан сакланганнарга иң хәерле юл шушы. 

Коръәни Кәримебездә тормышның һәммә четерекле якларына да җаваплар күрсәтелгән. Нәфесебездән акылны өстенрәк куеп, һәрнәрсәгә иман күзлегеннән карасак, барысында да Аллаһның хикмәтенә тап булырбыз.

Рамил хәзрәт Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы. 

“Әманәтле гомер юлы” китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев