«Ислам. Беренче адымнар» курслары башланды
Дин вә вөҗдан

«Ислам. Беренче адымнар» курслары башланды

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә 28 гыйнварда «Ислам. Беренче адымнар» исемле кыска курслар башланып китте.


Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә "Ислам. Беренче адымнар" исемле кыска курслар башлануын хәбәр иткән идек.

Бу якшәмбедә аның икенче дәресе үтте. "Дәрескә йөрүчеләр саны атна саен арта бара. Бу атнада шәкертләр намазның вакыты, шартлары, гамәлләрен, Фатиха сүрәсен җентекләп өйрәнделәр.
Киләсе дәресләр 11 февральдә булачак", - дип язалар мөхтәсибәттән.

 Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев