Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Иман орлыкларын чәчә

Яңа Карамалы авылында “Галимә” мәчете эшли. Авыл имамы Хисаметдин Габдрахманов, ике ел шахтада эшләгәннән соң, туган авылына кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы туган җирендә хезмәт куя.

– Дин юлына басуыма бер вакыйга этәргеч бирде. Әтием вафат булды, дини йолаларны башкарырга мулла юк! Мулла эзләп Баекка кадәр  бардым. Ул чорда машина да юк иде. Баек мулласын алып килеп, дини йолаларны башкардык. Бу хәл бик авыр булып күңелгә кереп калды. Шуннан азмы-күпме догалар укый башладым, Коръән китаплары алдым һәм акрынлап дингә кереп киттем, – ди Х.Габдрахманов. 

Хисаметдин хәзрәт 25 ел имам вазыйфаларын башкара.

– Коръәнне үзлегемнән гарәпчә укып чыктым. Барлык дини йолаларны да башкарам. Сөякәй, Бәкәбез, Күбәк, Түреш авылларына да чакыралар. Иске Карамалы авылы имамы Сөләйман хәзрәт буш булмаса, анда да баргалыйм. Бер кешенең мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмыйм: чакырганнар икән, димәк кирәк! Үзең белгәнне башкалар белән уртаклашу, халыкка хезмәт итү – игелекле эш, – ди Хисаметдин мулла.

Фәридә Гайнетдинова

Лилия Хәлиуллина фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев