Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Икеләтә бәйрәм

Ураза гаетендә Мөслим мәчетенә ай кую нур өстенә нур булды.

Районда 33 мәчет эшли, шуларның өчесе район үзәгендә урнашкан. Мөслим авылындагы дүртенче мәчет Кооператив урамында төзелә. Мәчет урыны очраклы сайланмаган. Биредә элек мәдрәсә эшләгән. 
Ураза гаетендә яңа мәчеткә ай кую тантанасы булды. Тантанада Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин катнашты. Ураза гаетендә Аллаһ йортына ай кую нур өстенә нур, ди тантанада катнашучылар.
– Аллаһ йорты киң күңелле райондашлар, иганәчеләр ярдәме белән төзелде. Кемдер мәчет төзелешенә – 1 мең сум, кайсылары 10 мең сум бирә. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Мәчет төзелеше дә шуны раслый, – диде Альберт Хуҗин.
Мәчеткә 2021 елның көзендә нигез салынды. Урынны эшмәкәр Розалия Габдрахманова тәкъдим итте. Төзелеш ул вакытта Мөслим районы башлыгы булган Рамил Муллин инициативасы белән башланды.
– Мәчет урынын билгеләп, аның урынына беренче казык каккан көн яңгырлы иде. Эшне башлаганда ничек башкарып чыгарбыз дигән курку да булгандыр. Нәтиҗәдә кыска гына вакыт эчендә матур бина төзелде. Бу эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Ихлас булып бергә эшләгәндә таулар күчерергә була, – диде Рамил Муллин.
Мәчет зур түгел: 50-60 кешегә исәпләнгән. Юлчыларга кереп намаз уку өчен уңайлы. Мәчет хәйриячеләр һәм халык ярдәме белән төзелә. Аллаһ йорты төзелешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйткәннән соң тәкъбир әйтеп манарага ай куелды.
– Мәчет төзүчеләрне җәннәттә хан сарайлары көтәр, ди. Мәчет салу һәркемгә дә бирелми. Аллага шөкер, хәзер Мөслим авылына кергәндә һәр яклап мәчетләр каршы ала, – ди районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин. 
Мәчет төзелеше төгәлләнү алдында. Эчке бизәү эшләре генә калып килә. Бинага тышкы яктан да декоратив бизәкләр урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш территорияне төзекләндерәсе, койма тотасы бар. Корбан гаетенә мәчетне ачу планлаштырыла.
 Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев