Ике дөньяда да бәхетле булыйк
Галәмнәрнең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә, Үзенең хикмәте һәм чиксез гыйлеме белән, якты дөньяда яшәүче барча җан ияләре арасыннан иң өстен зат итеп, кешене билгеләде.
Кеше – дөнья тормышын алып баручы буларак сайланды. Ә калган җан ияләре исә – хайваннар да, кошлар да, бөҗәкләр дә – шул кешегә хезмәт итәр өчен бар кылындылар. Хәтта Үзенең бөтен әмерләрен бер карышусыз үти торган гөнаһсыз фәрештәләргә караганда да, Раббыбыз Аллаһ адәм баласын өстенрәк итте. Ул гына да түгел, атабыз Адәмне бар иткәч, фәрештәләргә аның каршында сәҗдә кылырга боерды. Ни сәбәптән кешегә шундый дәрәҗә бирелде соң? Нәрсә белән ул башкалардан өстен булды? Әлеге сорауга җавапны табар өчен, изге Коръәндә тасвирланган бер вакыйгага тукталыйк.
Җир йөзендә кешеләргә кадәр дә җан ияләре яшәделәр. Бер көнне, Аллаһ фәрештәләренә кеше дигән затны бар итәчәген хәбәр иткәч, фәрештәләр сөенергә ашыкмадылар.
Шунысы гаҗәп: фәрештәләр кеше дигән заттан нәрсә көтәсен белделәр, аны: “Җир өстендә бозыклык кылып, кан түгүче”, – диделәр. Кызганыч, фәрештәләрнең фаразында хаклык булуын тарих күрсәтте. Җир анабызның кешеләргә хәтле ул кадәр кан эчкәне булмады. Узган гасыр сугышларының корбаннарын гына алсак та, аларның саны 100 миллионнан артып китте.
Бу яктан караганда, әлбәттә, гөнаһсыз фәрештәләрнең сүзләрендә хаклык һәм алар – кешедән өстен затлар. Әмма, кешене бар итүче Аллаһ анда фәрештәләр белмәгән, аларда булмаган затлы сыйфатның булуын белде һәм: “Мин сез белмәгәнне беләм”, – дип җавап кайтарды.
Шулай итеп, Адәм дигән затны җир һәм күкләрдә дәрәҗәле иткән иң зур сыйфат – мәгърифәт-белем булды. Шуңа күрә, ислам күзлегеннән караганда, җир йөзенә тәүге мәртәбә аяк баскан кешеләр ниндидер надан, томана булмадылар, киресенчә, алар кешелекнең камиллеге булдылар.
Адәмнәрдә күп кенә яхшы сыйфатлар бар, әмма гыйлем аны башкалардан аерып торучы үзенчәлек булып тора. Бөтен тормышын халкыбызның мәгърифәтен үстерүгә багышлаган Риза Фәхретдин хәзрәтләре моннан 100 ел элек язган “Шәкертлек әдәбе” китабын шушы юллар белән башлый: “Гыйлем – дөньяда һәм ахыйрәттә үзеңә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белүдер. Гыйлем – инсаннарга хас булган бер сыйфат». Динебездә гыйлем алуга бик зур әһәмият бирелгән. Коръән Кәримнең иң беренче иңгән аятендә Раббыбыз безне: “Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип, белем алырга чакырды.
1. “Кем барган юлында гыйлемгә таяна, Аллаһ аңа җәннәткә юлын җиңеләйтә”.
2. “Фәрештәләр гыйлем эстәүченең юлына канатларын җәяләр”.
3. “Күкләрдә һәм җирдә яшәүчеләр, хәтта суда булган балыклар да гыйлем иясе өчен Аллаһыдан кичерү сорыйлар”.
4. “Галимнең гади кеше каршындагы өстенлеге, тулы айның башка йолдызлар каршында булган өстенлеге кебек”.
5. “Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, пәйгамбәрләр үзләреннән соң алтын һәм көмеш калдырмадылар, бәлки мирас итеп, гыйлем калдырдылар. Кем ул мираска ирешсә, ул бөек өлешкә ирешә”.
Пәйгамбәрләр калдырган бердән-бер мирас гыйлем-мәгърифәт булды. Ул мирасны теләгән һәркем кабул итә алды, ул барысына да җитте. Өммәтнең галимнәре кыйммәтле мирасны түкми-чәчми киләсе буыннарга тапшырдылар, ул мирас яшәгән саен югалмады, киресенчә, артып торды. . Бакча һәм мәктәпләрдә мөгаллимәләребез, Риза хәзрәт калдырган мирастан файдаланып, тәрбия эшләрен алып баралар. Хәзрәтнең күпме хезмәтләре әле дә архивларда том-том кулъязма рәвешендә үз варисларын көтеп ята. Риза хәзрәтләре: “Галимнәр кабердә ятсалар да – тереләрдер, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә – үлекләр”, – дигән.
Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән килеш руль артына утырсаң, тиз арада һәлакәткә ирешәчәксең. Табиблык белеменә ия булмыйча торып, кемгәдер операция ясарга керешсәң, аның гомере өзелүгә сәбәп булуың бар. Аллаһ Раббыбызның әмер-тыюларын өйрәнүгә сансыз карасаң, мәңгелек тәмуг утына төшеп китүең дә ихтимал. Аллаһ Үзе сакласын!
Фото – «Татар-информ»нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев