Мөслим-информ

Муслюмовский район

Дин вә вөҗдан

Игелек кылырга ашык!

Рамазан аеның хасиятләре һәм фазыйләтләре турында.

Аллаһының рәхмәте белән, берничә көннән Рамазан аена аяк басабыз. Рамазан ае ул – Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә туры юлдан алып баручы, яхшыдан яманны аеручы китапны – Коръәнне иңдергән ай, 12 айның иң зурысы. Ошбу айда без ураза тотарга тырышырга тиешбез. Бу һәр мөселман өчен фарыз булып тора. 
Рамазан – сабырлык ае. “Ураза тоту”ның гарәп теленнән тәрҗемәсе “тоткарлану, тотып тору” мәгънәсенә ия. Киң мәгънәсендә ул хаталы гамәлләрдән, начарлыктан үзеңне тыеп торуны аңлата. Шуның өчен мөселманнар, Рамазан аенда бигрәк тә, сабырлыкта сынала, бу сыйфатларын камилләштерү өстендә эшли. Моңа телебезне тыеп тору да керә. Тел бит ул сөяксез. Телебезне тыя алмыйбыз икән, ни кызганыч, безнең әҗер-савапларыбыз кимергә мөмкин. Димәк, ураза ул – ач тору гына түгел, җаныбызны, нәфесебезне, иманыбызны тәрбияләү дә.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һәрбер мөселманга биш вакыт намаз – биш гыйбадәт фарыз кылды. Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) янына берәү килде һәм ислам дине турында аңлатуын сорады. “Ислам ул – иң элек Аллаһы Тәгаләгә һәм аның пәйгамбәренә ышану, шаһитлык китерү, икенчесе – намаз уку, өченчесе – ураза тоту, дүртенчесе – зәкят бирү һәм бишенчесе – хаҗ”, – диде пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын). Аеруча зур, хәерле гыйбадәтләр – шушы бишесе. Без аларның бишесенә дә әһәмият бирергә тиешбез.
Әлхәмдүлилләһ, дин белән кызыксынучылар көннән-көн күбәя, гыйлем алырга теләүчеләр арта. Халкыбыз әкрен генә исламның борынгы бабалар дине генә түгеллеген аңлый башлады. Ни кызганыч, ислам дине – элеккеге дин, ул хәзерге чынбарлыкка туры килми, аны фәкать әби-бабайлар гына тота, дип уйлаучылар да бар. Һәр чорга, һәр вакытка, һәр халыкка, җирлеккә, урынга һәм яшькә карата Аллаһы Тәгалә ислам динен бирде. Яшьләр арасында да, Аллаһка шөкер, ураза тотучылар күп. Авылларда үткән вәгазь кичәләрендә яшьләр дә булды. Аларның ураза буенча сораулар бирүе шатландырды. Намазга басмасалар да, динебезгә уразадан кереп китүчеләр күп. Уразада безнең иң әүвәл ниятебез Аллаһының ризалыгына ирешү булырга тиеш. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтте: “Дөреслектә, дин ул җиңел, динне авырайтмагыз”, – диде. Без 1 ай ураза тотабыз. Авыру халәтендәге кешеләр, савыкканннан соң, башка айларда көненә-көн ураза тоталар. Уразаны гомумән тота алмаганнар, мәсәлән, авыру сәбәпле дару эчәргә кирәк булганнар, ач тору ярамаган кешеләр, бик өлкән яшьтәге кешеләр һәр көнне ураза тотучы бер кешене ашатырга тиеш. Бу фидия садакасы дип атала. Мөфтият тарафыннан быел аның күләме 350 сум дип куелды. Фидия садакасына продукция алып бирергә дә рөхсәт ителә.
Ураза аенда барыбызның да ялгышлыклары була. Кемдер белмичә дә хаталана, кемдер кирәкмәгән эшләр башкара, кирәкмәгән сүзләр сөйләргә мөмкин. Фитр садакасы Рамазан аенда тоткан уразабызны камилләштерә. Бу садака фәкыйрь-мескеннәргә, күпбалалы гаиләләргә, авыр хәлдәге кешеләргә Ураза гаетендә алар да шатлансын, бүләкләр алсын, алар да бәйрәм итсен дип бирелә. Быел ул 150 сум тәшкил итә. Фитр садакасын кечкенә баладан алып, олы яшькә кадәр булган кешеләр бирә. Әгәр гаиләдә берничә кеше икән, гаилә башлыгы фитр садакасын үзе өчен дә, балалары өчен дә бирергә тиеш.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) үзенең хәдисендә: “Кем дә кем ураза тоткан кешене ифтар кылдыра, ул кешенең әҗере дә ифтар кылдыручыга киләчәк”, – диде. Шуның өчен ураза тотучыларны авыз ачтыру, ифтар кылдыру бик зур гамәл булып санала. Безнең җирлектә дә бу хуплана. Әлхәмдүлилләһ, райондашларыбыз ураза тота, шул ук вакытта өйләрендә, кафеларда ифтар мәҗлесләре үткәрә. Мөслим мөхтәсибәте быел да Хәләл үзәкне ифтар мәҗлесләре өчен әзерли. Мөмкинлеккә карап, барлык кардәшләребезне ифтарга Хәләл үзәккә чакырам. Кемнең ифтар уздырырга теләге бар, алдан хәбәр итүләрен сорыйбыз. Көн саен 150-200 кешелек ифтар әзерләргә ниятлибез, Аллаһы теләсә. Бер ифтарны берничә кеше берләшеп оештырырга да мөмкин.
Рамазан аеның күркәмлеге, күңелдә кала торган тәэсирле вакытлары – төнлә. Ястү намазыннан соң, җәмәгать белән тәравих намазларын башкарабыз. Бу форсат бары тик Рамазан аенда гына бирелә. Быел да мәчетләребездә тәравих намазларын укырга, хәтем чыгарга (Коръәнне тулысынча укып чыгарга) ниятлибез. Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын!
Илгиз Сөнгатуллин, районның имам-мөхтәсибе

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама