Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Ибраһим галәйһиссәламне байлык белән сынау

Бер фәрештә кеше кыяфәтенә кереп, Ибраһим галәйһиссәлам янына сынар өчен килә.

Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне Хәлил, ягъни дусты итеп игълан иткәч, фәрештәләр:

- Ии Раббыбыз! Син аны ничек итеп үзеңнең дустың итеп таный аласың, аның йөрәге байлык һәм балаларына карата мәхәббәт белән тулы бит? – дип сорый. Раббыбыз:

– Аның калебендә миннән башка бернәрсәгә дә сөю хисе юк. Теләсәгез аны сынагыз, - дип әйтә.

Шунда бер фәрештә кеше кыяфәтенә кереп, Ибраһим галәйһиссәлам янына килә дә:

– Син зур байлыклар иясе, ә мин – мохтаҗ.

Ибраһим галәйһиссәлам болай дип җавап кайтара:

– Минем Раббыма мактаулар әйтсәң, сине үземнең милкемнән бүләклим.

- Суббухун Куддусун Раббуль-Мәләикәти вәррух.

- Байлыгымның яртысы – синеке! Раббыма тагын мактаулар ирештер, шушы көтүне тулысы белән сиңа бирәм.

Фәрештә тагын шушы тәсбихне кабатлагач, Ибраһим галәйһиссәлам тау башына менеп, барча көтүчеләренә болай дип җиткерә:

– Әй көтүчеләр,  мин сезне бөтен көтүләрегез белән шушы кешегә бүләк иттем, чөнки ул Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйтте.

Ибраһим галәйһиссәламнең шушы гамәленә һәм юмартлыгына исе киткән фәрештә:

– Мин сине сынарга дип килгән фәрештә һәм синең байлыкларыңа мохтаҗ түгел. Милкең үзеңдә калсын, - дип әйтә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөфтие.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев