Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Гаилә – ил терәге

Ата-ана өстендә – балалар хакы. Алар өчәү: хәерле исем кушу, балага ислам тәрбиясе бирү, балаларыбызны хәерле кешегә никахлау.

Соңгысына тукталыйк. Була­чак киленебез яки киявебезнең нинди булуын белү кирәк. Кияү белән килен үзебезгә ошаган бай кеше түгел, ә кызыбызга яки улы­бызга тәңгәл килгән кеше булыр­га тиеш. Балаларының гаиләсе төзек һәм дәвамлы, әхлаклы булу турында ата-ана уйларга тиеш. Ислам дине балалар хакында бо­лай ди: балаларның гаиләләре дәвамлы булсын өчен аларның 5 нәрсәгә тәңгәл килүе сорала. Дөрес, алар никах өчен шартлар түгел, ләкин бу шартлар үтәлсә, гаилә дәвамлырак булыр.

1. Дин. Балалар икесе дә ислам динендә булсын.

2. Диянәт – исламның нинди рәвештә үтәлүе. Әйтик, балабыз дини, ә кияү яки килен намазларын үтәми, ураза тотмый. Мин “мөселман” дисә дә, кызыбызны мондый егеткә бирү куркыныч, чөнки кызыбыз да бу егет белән иманын югалтырга мөмкин. Ул төзәлмәсә, кызыбызның да иманын югалтып, нәселебезнең имансыз юл­дан китүе мөмкин.

3. Нәсел. Килен яки киявебезнең нинди нәселдән булуы. Ул нәселдә кемнәр булган: галимнәр яки сәүдәгәрләрме? Бу да шәригать та­рафыннан ата-ана өстенә йөкләнгән.

4. Кәсеп, һөнәр. Кызыбызның яки улыбызның һөнәре нинди булу­дан чыгып, булачак киявебез белән киленебезнең дә кәсебен карарга кирәк. Әйтик, укытучы кызга укы­тучы яки табиб ир кирәктер. Ни өчен дигәндә, бер көнне аралашу өчен сүз бетәргә мөмкин, гаиләдәге учак суы­на башлый, җылылык кими.

5. Мал. Бай кешене сайлау түгел, шәригатьне дөрес аңларга кирәк, чөнки аның максаты – гаиләләрнең төзек булуы. Төрле байлыкка ия бул­ган гаиләләр бар. Әлбәттә, ярлы егет бай кызны яратырга, ата-ана­лары сүзенә колак салмаска мөмкин. Ләкин мәхәббәт тә сүнәргә мөмкин бит. Бу очракта, ярый ла бер-береңә ихтирам, игътибар калса. Кызганыч, кайбер гаиләләрдә, ихтирам булма­гач, мәхәббәт сүнгәннән соң гаилә дә таркала. Аз керемле егет бай кыз белән гаилә корып, көннәрдән бер көнне кыз, әтисе белән яшәгәндәге кебек иркен яши алмагач, иренә тискәре караш туарга, гаиләдә та­выш, бәхәс чыгарга мөмкин. 

Әмма, кызганыч, бүгенге көндә ислами гаилә төзү яшьләр кулында кала бирә. Ата-аналар бу мәсләктән ерак торалар, чөнки әти-әниләр –на­маздан ерак. Мәсьәлә яшьләр кулы­на күчә. Ничек кенә иманлы булма­сын, тәҗрибәсез булгач, алар да ял­гыша. 

Хәләл җефет сайлауга кагылышлы кыйсса сөйләп китәм. Гомәр хәлифә булганда янына бер кеше килә, чөнки ул башка берәү белән сәүдә эшен баш­ламакчы була. Ул: “Әй, мөэминнәрнең әмире, бу кеше белән сәүдәмне баш­ламакчы булам. Нишләргә?” – дип сорый. “Син бу кешене беләсеңме?” – ди Гомәр. “Әйе”, – ди тегесе. Гомәр: “Ул синең күршеңме?” – ди. “Юк”, – ди теге кеше. “Аның белән сәфәрдә булганың бармы?” – ди Гомәр. “Юк”, – ди әлеге бәндә. “Аңа бурычка акча биреп караганың бармы?”, – дип со­рагач та ул: “Юк”, – дип җавап бирә. “Бәлки, син бу кешенең мәчеттә на­маз укыганын күргәнсеңдер?”, – ди Гомәр. “Әйе”, – ди бәндә. “Ул кешене бөтенләй белмисең бит. Ул вакытта аның хакында бу өч сорауга җавап бирә алган икенче кешене алып кил”, – ди Гомәр.

Пәйгамбәребез вафат булганга 2-3 ел гына. Исламның алтын вакытла­ры. Шуңа карамастан Гомәр, әлеге өч сорауга җавап бирә алмагач, намаз белән генә хисап кылмаган. Ә бүген – шундый бозык заманда, тирә-якта иманны кечерәйтүче гамәлләр бул­ганда без кешене бер намаз белән генә бәяли алабызмы? Мәчет эчендә генә кешенең иманы сынала аламы? Иман, мәчеттән чыгып, бер адым ат­лагач сынала башлый. Тәүлектәге 24 сәгатьнең бер сәгатен намазга биреп, калган 23 сәгатьтә нәрсә кылырга мөмкин?! Менә нәрсә әйткән Гомәр!

Аллаһы Тәгалә Коръәндә гаилә ха­кында бик күп урында әйтә.

“Бакара” сүрәсенең 187нче аятендә әйтә: “Хатыннарыгыз сезгә – кием, сез – хатыннарга кием”. Ни өчен Аллаһ ир белән хатынны бер- берләренә кием дип әйткән? Адәм белән Һәваның гаурәт җирләре ачы­ла башлагач, Аллаһ аларга кием бир­де. Беренчедән, ир кеше гаурәттән, бозык сүзләрдән, кеше күзеннән, ха­тыны ялганнардан саклый.

Мәхәббәткә генә са­лынып гаилә кору дөрес түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә болай ди: “Тыш­кы кыяфәтенә, байлыгына, холкына карап никахланыр­га мөмкин, әмма иң хәерлесе – диненә карап”. Гаилә Аллаһка мәхәббәт нигезендә төзелсә, нык булыр иде. “Бу аятьләрдә уйлый белгән кешеләр өчен гыйбрәт бар”, – диде Аллаһ.

Ир-атларның хатыннарына хак-хокуклары.

1. Хатынга булган хәерле мөгамәлә. Аллаһ “Нисә” сүрәсенең 19нчы аятендә әйтә: “Хатыннарыгыз белән Аллаһ кушканча мөгамәлә кы­лыгыз”. Хатын-кызның хоку­кларын үтәр өчен Аллаһның әмерләрен белергә, Аллаһның кушканнарын үтәргә кирәк. Менә нинди зур җаваплылык ул гаилә! Габдулла ибн Габ­бас әйтә: “Мин хәләл җефетем өчен генә зиннәтләнүне яратсам, хатыным да ми­нем өчен генә зиннәтләнүне ярата”. 

2. Тәгълим – диннән гый­лем бирү. Әгәр ир кеше шәкерт сыйфатында калса, аның гаиләдә дәрәҗәсе бөек булыр­мы? Ул баш булудан мәхрүм ителә. Шуңа ир кеше гыйлем алырга тиеш. 

3. Яхшылыкка чакыру, яманлыктан тыю. Аллаһ “Таһа” сүрәсенең 32нче аятендә әйтә: “Үзеңнең гаиләңне намазга өйрәт һәм шуңа сабыр ит. Без синнән ризык сорамыйбыз, ә үзебез ризыкландырабыз”. 

4. Кирәк кадәр матди ягын тәэмин итү. Без бу йөкне хатын­нарыбыз өстендә калдырсак, балаларга игътибар, тәрбия кими.

5. Ата кеше гаиләсен бөтен бозыклыклардан, явыз­лыклардан, золымннан, хәерсезлекләрдән сакларга тиеш.

Хатын - кызларның ирләренә хак-хокуклары.

1. Хатын-кыз гаиләдә үз урынын белергә тиеш. Хатын- кыз – патшаның акыллы вәзире, диләр: күп белсә дә, соңгы сүзне ире авызыннан әйттерсен. 

2. Иренә итагать итү һәм хәерле мөнәсәбәттә булу: хәерле, йомшак сүз, Аллаһ кушканча мөгамәлә кору; ире рөхсәт итмәсә, беркемне дә кертмәс; ире рөхсәт итмәсә, беркая да чыкмас; иренең ри­залыгы булмаса, малны сарыф итмәс; иренең рөхсәте булмаса, нәфел уразасын тотмас. 

3. Хатын-кызның киеме һәм бизәнүе ире өчен булу шарт. Хатын-кыз үзенә кием, исле­май, бизәнү әйберләрен алган­да ирләренең боларны яратуы хакында уйлыймы икән?! Шу­нысы бар: исламны белмәсәләр дә, ирләр шәригать кушуы бу­енча киенәләр, аларның гаурәт урыннары капланган. Хатын- кызларның киемнәре бер утрауда яшәүче кыргый ха­лыклар киеменә охшап кал­ды. Кыргыйларның диннәре, иманнары юк. Бу кисәтү түгелме? Иманыгыз булмаса, цивилизациядә яшәсәгез дә, кыргыйлар, хайваннар кебек яшәрсез. Иманын югалткан кеше – оятын, оятын югалткан кеше бар нәрсәсен югалта.

Рамил хәзрәт Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев