Фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз
Сәдака биргән саен мал-мөлкәт арта бара.
Рамазан ае төгәлләнергә санаулы көннәр калып килә. Мөселманнарның олы бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете якынлаша. Бик күпләрне мөселманнарга фарыз (башкарырга тиеш гамәл) сәдака, аның күләме, түләү тәртибе кызыксындыра. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин белән шул хакта сөйләштек.
– Хәзрәт, нәрсә ул зәкят? Ул кемнәргә фарыз?
– Зәкят хәләл юл белән табылган малның бер өлешен (нисабны) фәкыйрь мөселманнарга бирүне аңлата. Зәкят түләү балигъ, ирекле, үз акылында булган мөселманнарга, нисаб күләмендә малы булып, ул 1 ел сакланган кешеләргә фарыз. Коръәндә 37 тапкыр: “Намазларыгызны үтәгез, зәкятләрегезне түләгез”, – диелгән. Быел зәкят нисабы 454 мең сум алтын белән исәпләнә. Шулкадәр акча бер ел дәвамында саклык кассасында яки өйдә тотылмыйча саклана икән, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 11 350 сумы зәкят итеп бирелергә тиеш. Зәкят бирсәң, Аллаһы Тәгалә җыелган акчаны саклый һәм күбәйтә дә әле. Бирмәсәң, төрле юллар белән, мәсәлән, авыру биреп яки бәла-каза белән сынап алырга да мөмкин. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят түләү мәҗбүри түгел, чөнки нисабка җитми. 454 мең сум акчасы булган кешегә фитыр сәдакасы 800 сум күләмендә каралган. Рамазан аенда зәкят бирелсә, савабы күбрәк була.
– Фитыр сәдакасы нәрсә ул?
– Рамазан аенда тоткан уразаның хата-ялгышларын, зәгыйфьлекләрен камилләштерү өчен фитыр сәдакасы бирелә. Фитыр сәдакасының максаты – авыр хәлдә булган фәкыйрьләргә дә бәйрәм итү мөмкинлеге тудыру. Ул Ураза гаетендә имам мөнбәргә басканчы бирелергә тиеш. Бирелмәсә, кеше өстендә бурыч булып кала. Фитыр сәдакасы бирүнең төп шарты – мөселман булу. Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үз кеременнән түли. Хатын-кызга да бу төр сәдаканы бирү мәҗбүри. Балалары эшли яки аерым гаилә булып яши икән, алар фитыр сәдакасын үзләре түли. Ир бала балигъ булуга үз кеременнән сәдака бирергә омтылырга тиеш.
– Фитыр сәдакасы кемнәргә тиеш?
– Фитыр сәдакасы фәкыйрьләргә, мескеннәргә, зәкят җыючыларга, ислам динен яңа гына кабул итүчеләргә, колларга, бурычлы кешеләргә, Аллаһ юлына чыгучыларга, мөсафирларга бирелә. Аллаһы Тәгалә кемнедер бай, кемнедер ярлы иткән. Ярлылар үзләрен ким итеп тоймасын өчен, Аллаһы Тәгалә байлардан зәкят түләүне мәҗбүр итеп куя. Ярлы кешенең акчасын Раббыбыз аны сынар өчен байга биргән. Ул Аллаһы Тәгалә биргән байлыктан ярлы кешегә ярдәм итәме, саран түгелме? Зәкят мөселман булмаган кешегә бирелми.
– Фитыр сәдакасының күләмен дә әйтеп китсәгез иде.
– Фитыр сәдакасының нисабы 41 мең көмеш белән исәпләнә. Нисаб – динебез куйган байлык үлчәме. 41 мең сум акчабыз булганда, шул акчаның минималь күләмен – 150 сумны без фитыр сәдакасы итеп бирергә тиеш. Кияргә киемебез, яшәр урыныбыз, сулар һавабыз бар, балаларыбыз, үзебез исән-имин. Аллаһы Тәгаләгә шөкер йөзеннән фитыр сәдакасын һәркем бирергә бурычлы.
– Илгиз хәзрәт, фитыр сәдакасын алган кеше берәр дога укырга тиешме?
– “Йа Раббым, ошбу фитыр сәдакасын алдым, биргән кешенең фитыр сәдакасын кабуллардан кыл, әҗер-савапларын насыйп ит”, – дип туган телдә дога кылу җитә.
– Намаз укымый, ураза тотмый торган кешегә фитыр сәдакасы бирү дөресме?
– Биредә катгый карар чыгарырга ярамыйдыр. Бик фәкыйрь, мохтаҗ булса, аңа фитыр сәдакасын бирергә мөмкин.
– Хәзрәт, фидия сәдакасы турында да сөйләп китсәгез иде.
– Фидия – Рамазанда ураза тотмый калган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасының күләме – 350 сум. Ураза тотмаган һәр көнебез өчен 350 сум фидия сәдакасы бирергә яки ураза тотучыларны ифтар кылдырырга тиеш булабыз. Ай дәвамында фәкыйрь кешене ашату да дөрес. Аллаһы Тәгалә, кеше ураза тота алмаса да, җәза язмый. Дин кешегә авырлык йөкләми, үзебез күтәрә алган кадәр генә йөк бирә.
– Күпләп мал асраучылар да байлыкларыннан өлеш чыгарырга тиешме?
– Хуҗалыкта 30дан кимрәк сыер бар икән, зәкят түләнми. 30-40 сыер үрчетүчеләр 2 яшьлек бер бозау бирә. 100 сарыктан 1 сарык зәкят итеп бирелә. Зәкят умарта тотучыларга да кагыла. Умартачы 100 килограмм табыш алган икән, шуның уннан бер өлешен, ягъни 10 килограммын зәкят итеп бирергә тиеш. Аллаһы Тәгалә бүлешкән саен күбрәк байлык тупларга ярдәм итә.
– Хәзрәт, күпләр фитыр сәдакасын бирү өчен фәкыйрь, мохтаҗ кеше юк, дигән фикердә. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып кемнәргә сәдака бирергә була?
– Арабызда мохтаҗ кешеләр күп. Пенсиясе кечкенә өлкәннәр, авырулар, күпбалалы гаиләләр, юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгып гарипләнгән кешеләр шактый. Соңгы арада янгыннан зыян күрүчеләр дә күбәйде. Фитыр сәдакасына азык-төлек алып бирергә мөмкин, тиешле сумманы банк картасына да күчерергә була. Иң мөһиме – фитыр сәдакасын Рамазан ае беткәнче бирергә кирәк. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, киләсе елга да изге айны исән-сау, сөенеп каршы алырга язсын!
Наилә Сәлахова
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев