Фитр сәдакасы кемгә тиеш?
Һәр мөселман Ураза гаетенә кадәр фитр сәдакасы бирергә бурычлы
Элек, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хәдисенә таянып, фитыр сәдакасының күләмен йөзем һәм арпа бәясеннән чыгып исәпләгәннәр. Пәйгамбәребез заманында фитрны 3 килограмм йөзем белән биргәннәр.
Габдуллаһ ибен Гомәр: “Аллаһның илчесе фитр сәдакасын мөселманнардан булган кол һәм ирекле кешегә, ир-атка һәм хатын-кызга, балаларга һәм олыларга бер сагъ (үлчәү берәмлеге) күләмендә хөрмә җимешеннән яки бер сагъ күләмендә арпадан түләргә кушты. Ул бу сәдаканы кешеләр гает намазын укырга чыкканчыга хәтле бирергә әмер итте”, – дигән.
Арпа буенча исәпләгәндә, фитр сәдакасы – 200 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия сәдакасы билгеләнде.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын Рамазан ае дәвамында бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гаете көнне бирү. Пәйгамбәребез, ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, фитр сәдакасын гает намазына барганда биргән. Иң мөһиме – фитрны ураза гаете укылганчы бирү. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала. Пәйгамбәр Мөхәммәт (с.г.в.) әйтте: “Кем дә кем фитр сәдакасын гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьләүче кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем аны гает намазыннан соң бирсә, ул гади бер сәдака гына булачак”.
Фитр сәдакасын балигъ булган, гает көнне ризык алырга акчасы җиткән, мохтаҗлык кичермәгән, өстендә акча белән бәйле бурыч тормаган һәр мөселман кешесе (ураза тотканы да, тотмаганы да) бирергә тиеш. Безнең өчен ул – ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш. Үтәмәсәң, гөнаһлы буласың. Бу төр сәдаканы мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка батканнарга, йорт-куралары янып мохтаҗлык кичерүчеләргә, акчасы булмау сәбәпле туган ягына кайта алмаучы мосафирларга бирәләр.
Фитр сәдакасы әти-әнигә, балаларга бирелми. Син аларны болай да карарга, ярдәм итәргә тиеш. Аларга зәкят һәм фитр сәдакасын бирү рөхсәт ителми. Мохтаҗ булсалар, бертуган абый-апаларыңа, аларның балаларына, әти яки әни ягыннан булган апаларга, абыйларга, башка туганнарга, күршеләргә, авылдашларга бирә аласың. Акча белән бирү мәҗбүри түгел, ризык алырга да була. Аны тапшырганда, фитр сәдакасы булсын дип әйтү мәҗбүри түгел, Рамазан күчтәнәче дип бирә аласыз.
Фидия сәдакасын картлык яки хроник авыру сәбәпле ураза тота алмаган кешеләр түли. Аның күләме – бер көнгә 450 сум, ягъни Рамазан аеның һәр көне өчен мохтаҗ кешене ашату яки аңа шушы сумманы бирү. Быел Рамазан ае 29 көн булды, димәк, 13000 сум була. Аны җыеп та, көннәргә бүлеп тә бирергә ярый. Акчалата бирү мәҗбүри түгел, мохтаҗ кешене ашатсаң да ярый.
Сау-сәламәт булып та ураза тотмаучы кешеләр фидия сәдакасын түләп кенә ураза гыйбадәтен өсләреннән төшерә алмыйлар. Алар уразаны, һичшиксез, тотарга тиеш. Шул вакытта гына алар Аллаһ каршында бурычларын үтәгән була.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев