Эт асрарга ярыймы?
Пәйгамбәребез (с) тыйган нәрсәләр арасында зарурат булмаганда, этне асрау да бар.
Пәйгамбәребез (с) тыйган нәрсәләр арасында зарурат булмаганда, этне асрау да бар. Бу турыда Рәсүлебезнең (с) Әбү Һөрәйра (р) аркылы ирешелгән хәдисендә әйтелә: “Кем мал саклау, аудан башка максатта эт асраса, ул һәр көнне үз әҗеренең бер кыраттан мәхрүм ителер” (Бохари Мөслим)
Әбү Ләес Сәмәркәнди этне хаҗәт булганда асрауның зарары юклыгын, әмма күңелләнү өчен асрауны мәкрүһ икәнлеген язып калдырган. “Сөнан Насаи” да эт булган йортка фәрештәләр кермәве әйтелгән.
Ләкин эт асрауның тыелганлыгы этне кыйнарга, куарга яки үтерергә кирәк, дигән сүз түгел. чөнки Рәсулүллаһ (с) әйткән:
- Әгәр этләр кешеләр кебек үк бер җәмәгать булмаса, аларны үтерергә әмер биргән булыр идем (Әбү Давыт, Тирмизи).
Рәсулүллаһ (с) сәхабәләргә сусызлыктан үлә язган бер этне күргән һәм, читеге белән коедаг су чыгарып, аны үлемнән саклап калган кешенең хикәясен сөйләп, ахырда шулай дигән: “Аллаһы Тәгалә аның бу гамәлен хуш күреп гөнаһларын ярлыкады” (Бохари).
Немец галиме Герарт фон Тесмарның эт асрауның зарарлыгы турындагы гыйльми мәгълүматын китерик. Ул шулай яза: “Күпчелек эт асраучылар үз куллары белән үзләрен һәлакәткә алып барганлыкларын аңламыйлар. Чөнки этләрдә булган кортлар авырулардан сәбәп булалар. Бүгенгә хәтле ул авыруларны дәвалый алмыйлар. Галимнәр бу авырудан бердәнбер чара – этләрдән ерак тору дип киңәш итәләр.”
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев