Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Динле булу мөһим

“Дин” сүзе итагать, буйсыну дип кабул ителә.

Дин, кешенең бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яшәве өчен, Аллаһы тарафыннан җибәрелгән кануннар, кагыйдәләр мәгънәсен белдерә. Бу кануннарны Аллаһы Тәгалә үзе билгеләгән пәйгамбәрләр аша аңлата. Җирдә яшәү тәртибе кеше тарафыннан языла алмый, чөнки кеше үзенең һәм аны тудырган затның нинди икәнен белми.
Раббыбыз бу галәмне бар иткәч, кешене җирдә тормышны оештыру өчен халифә (башлык) итеп куя һәм аңа акыл һәм башка файдалы сыйфатлар белән бергә, нәфес (үз-үзен ярату, көнчелек) тә бирә. Ул бу сыйфатларны бирмәгән булса, кеше галәмне үзенә буйсындыра алмас иде. Нәфес бирелгәнгә күрә, кеше хакимлеккә, байлыкка омтыла һәм, кануннар төзи икән, алар-ны үзенә файдалы, башкаларга зарарлы итеп төзеячәк.
Галәмне буйсындыру өчен бирелгән сыйфат һәм сәләтләрнең куркыныч ягы да бар. Дөреслектә, белем, көч-кодрәт, хакимлек - Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары. Кеше, үзенең мәхлук икәнен онытып, үзен иләһ дәрәҗәсенә күтәрә һәм үзендә болган итәргә көчне үз тирәсендәгеләргә карата гаделсез куллана, көчсезрәкләрне үзенә буйсындырырга, алар өстеннән хакимлек итәргә һәм башкаларның малын тартып алырга омтыла. Көчсезләр, үз чиратында, көчлеләргә буйсыну өчен бар ителгәннәр дип, ялган уйдырмага ышана. Кеше бу сыйфатларның үзенә Аллаһтан бирелүен аңласа, бу сыйфатлар бәхетсезлек чыганагы булмый. Кеше бу дөньяда яшәвенең максатын дөрес аңларга, галәм, кеше, тереклек хакында дөрес күзалларга тиеш. Дөньяга дөрес караш ул - Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, аның берлегенә, хакимлек һәм көч-кодрәткә ия булучы, тереклекне бар итүче зат булуына ышану. Аллаһы Тәгаләнең мәхлукатларын күзәтеп торуына һәм, үлгәннән соң, Кыямәт көнендә алар -ны хисап итәр өчен яңадан терелтәчәгенә ышанырга, иман китерергә кирәк. Кеше аңлы рәвештә шуларга иман китерсә, үзенең, дөрестән дә, Аллаһы Тәгаләнең колы икәнен сизәчәк.
Һәркем дөрес ышануга һәм тормышының бөтен этапларында Аллаһка гыйбадәт итүгә мохтаҗ, ләкин Аллаһы Тәгалә һичбер нәрсәгә мохтаҗ түгел. “Кеше илә җенне, бары тик миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым. Мин кешеләрдән һич ризык сорамыйм, мине ризыкландыруларын да сорамыйм. Шиксез, Аллаһ - барча мәхлукатны ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер”. (Әз-Зәрият, 51/56-58). Димәк, Аллаһы Тәгалә б езнең гыйбадәт итүебезгә һич мохтаҗ түгел, Аллаһ хөкемнәрен үтәү кешегә бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яшәү өчен кирәк.
Ни өчен Аллаһы Тәгалә кешеләрне үз ирекләрендә калдырмый соң?
Беренчедән, бу фитри иман белән бәйле. Фитри иман ул - кешенең дингә булган ихтыяҗы. Үзен барлыкка китерүчегә булган ихтыяҗ кешегә тумыштан салынган, шуны канәгатьләндерү өчен, ул дингә мохтаҗ була. Икенчедән, кеше тән һәм рухтан тора. Тәннең ризыкка ихтыяҗы булган кеб ек, рухның да ихтыяҗы бар. Ул - иман. Иман булма-са, кешедә рух белән бәйле авырулар барлыкка килә. Мәсәлән, хәзерге вакытта бик еш очраучы авыру - депрессия (төшенкелек): бер нәрсәгә дә күңел үсми, яшәүнең яме юк. Өченчедән, аңлый, фикерли башлагач, сораулар туа. Галәмне яралтучы бар икән, ул кем? Мин бу дөньяга ни өчен килгәнмен? Фән галәмне шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дип аңлата. Ә шартлауны кем барлыкка китергән? Бу хакта фәндә җавап юк, ә дин төгәл, дәлилле җавап бирә. Аллаһы Тәгалә үзенең шушы галәмне яралтучы булуы хакында Коръәндә әйтә: “Дөреслектә, Без күкләрне һәм җирне һәм аларның арасындагы нәрсәләрне 6 көндә яралттык, һәм безгә ару-талу да тимәде.” (“Әл-Каф”, 50/38). “Бу тормыштан соң башка тормыш бармы?” - дигән сорауга да җавап бирә: “Ул көнне кешеләр бөтен галәмнәрнең Раббысы хозурында (хисап өчен) басып торырлар.” (“Әл-Мутаффифин”, 83/6). “Ул тормышның бу тормыш белән элемтәсе бармы?” - дигән сорауга да җавап бар: “Берәү тузан бөртеге хәтле яхшылык кылган булса, аны күрер. Берәү тузан бөртеге хәтле яманлык кылган булса, аны күрер” (“Әз-Зәлзәлә”, 99/7-8). Димәк, диндә булган кеше үзен борчыган сорауларга җавап таба ала. Дүртенчедән, кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан органик хаҗәтләр дә салынган: ашау, киенү, нәсел калдыру, йокы һ.б. Алар да билгеле бер тәртип белән алып барылырга тиеш. Дөрес яшәү рәвеше алып бармаганнан проблемалар туа. Дөрес яшәү тәртибе Аллаһ тарафыннан пәйгамбәргә җиткерелә, ә ул кешеләргә аңлата. Кешенең диндә булуы аның үзе өчен мөһим!
Камил Вәлиуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучысы.
“Иман гакыйдәсе” китабыннан алынды.

Фото - Мөслим-информ"архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев