Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Белемемне башкаларга өләшәм (фоторепортаж)

“Үзең белгәнне тарату – фарыз гамәл”, – ди Элемтә авылының “Әсгәт” мәчете имам-хатибы Расих хәзрәт Каюмов.

Элемтә авылының “Әсгәт” мәчете районыбызга аяк баскан һәр кунакны каршы алып, аларга хәерле юл теләп озатып кала. Юлдан биегрәк урынга урнашуы гына түгел, эстетик зәвыклы итеп төзелүе белән дә ул юлчыларны үзенә җәлеп итә. Мәчетнең имам-хатибы – Расих хәзрәт Каюмов.

Дин юлына аяк басу.

Расих Каюмов – Актаныш районы егете. Югары Яхшы авылында туып үсә ул. Гаиләләре дә белемле, укымышлы була аларның. Хәдичә әбисе янына һәрвакыт авыл апалары җыелып, төрле дини китаплар укый торган булалар.

– Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Мөслим районы Михайловка авылына эшкә юллама бирделәр. Һәм мин совхозда эшли башладым. Башта тормыш иптәшем Нурсинә белән килеп урнаштык. Аннан соң әнкәебезне дә алып килдек, – ди Расих хәзрәт.

Тәрҗемә апа биредә абыстайлык эшен алып бара. Михайловка авылында руслар гына түгел, татарлар да күп яши. Ул үзе артыннан байтак өлкән хатын-кызларны ияртә: бергә җыелып намаз укыйлар, Коръән өйрәнәләр.

– Элек терлекләрне көтүгә Элемтәгә чыгара торган идек. Беркөнне көтү куганда авылдашыбыз әнисенең елын үткәрергә җыенуын, әмма имам таба алмавын әйтте. Шунда хатын-кызлар: “Ник әллә кайдан кеше эзләп йөрисең, менә бит Расих абый бар. Әнисе дә абыстай”, – дип, мине чакырырга тәкъдим иттеләр. Әнкәйгә кайтып әйткәч, ул китаплар һәм догалар бирде. “Шушыларны кара, яхшылап укы, бер кимчелеге дә юк аның”, – дип, миңа үзенең фатихасын бирде, – дип искә ала Расих хәзрәт.

Шул рәвешле 2007 елда Расих хәзрәт иман юлына аяк баса. Баштарак намазны өйләренә җыелып укысалар, 2009 елда Михайловка авылында мәчет бинасын сафка бастыралар.

– Рус авылы булса да, беренче тапкыр үткәрелгән шушы чарада 17 кеше катнашты, – ди Расих хәзрәт, ул көннәрне искә төшереп. 

Элемтә авылында “Әсгәт” мәчете

Элемтә авылында туып үсеп, бүген читтә яшәүче Әсгәт Минһаҗетдинов туган авылында мәчет салдырырга теләк белдерә. 2017 елда авылның иң биек җирендә – юл буенда “Әсгәт” мәчете үз ишекләрен ача.

– Җирлегебез бик үзенчәлекле булса да, авылдашларыбыз бик тату яши. Кеше нинди генә милләттән булса да, ул барыбыр иманга, Аллаһка тартыла, – ди Расих хәзрәт. – Мәчетебездә бөтен уңайлыклар бар. Барлык дини бәйрәмнәрне үткәрәбез. Балалар өчен лагерьлар эшли. Балаларга дәресләр бирү өчен Казаннан шәкертләр дә чакырабыз. Татар балалары гына түгел, рус балалары да бик яратып йөриләр лагерьга. Мәчет ачылганнан бирле хатын-кызларыбыз өчен дин дәресләре эшләп килә.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев