Авыл мәчетләрендә вәгазь кичәләре оештырыла
Шундый кичәләр Тат. Бүләр һәм Торыш авылларында үтте.
Мөслим мөхтәсибәте мәхәллә халкын берләштерү, тыңлаучыларга рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, мораль нормаларны җиткерү, практик киңәшләр бирү, кризислар һәм катлаулы ситуацияләр вакытында кыенлыклар белән көрәшү, проблемаларын хәл итү һәм үз-үзләрен табарга ярдәм итү максатыннан авыл мәчетләрендә вәгазь кичәләре оештыра башлады. Шундый кичәләр Тат. Бүләр һәм Торыш авылларында үтте.
"Имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Җәмигъ мәчетенең икенче имамы Фәрид хәзрәт Аитов, имамнар Илгизәр хәзрәт Әскәров, Каниф хәзрәт Шәрифуллин мәхәллә халкы белән җылы әңгәмә оештырдылар, көнүзәк мәсьәләләр һәм сорауларга нигезле җаваплар алынды", - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Фото - мөхтәсибәт архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев