Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Аллаһы Тәгалә риза булсын, дисәң

Иң изге гамәл – Аллаһы Тәгалә аннан риза булган һәм Раббыбыз каршында кабул булган гамәл.

Ибне Мәсгудтән: “Иң изге гамәл нәрсә?” – дип сорагач, ул: “Иң изге гамәл – вакытында укылган намаз”, – дип җавап биргән. Хәзрәти Гали (р.г.): “Җир йөзендәге барча галимнәрдән сорасаң да, шушы җавапны әйтерләр иде, әмма иң изге гамәл – Аллаһы Тәгалә аннан риза булган һәм Раббыбыз каршында кабул булган гамәл”, – дигән. Без нәрсә генә эшләсәк тә, нинди генә гыйбадәт кылсак та, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ул риза булырлык итеп эшләргә тиешбез. Шуның өчен дә фарызларны укыр алдыннан һәркайсыбыз нияттә “Халисән лилләәһи Тәгалә”, ягъни “Аллаһы ризалыгы өчен” дип ниятли. Раббың риза булсын өчен, фарызларны үтәү, харамнардан тыелу кирәк.

Кайберәүләр намазга шулкадәр игътибар күрсәтәләр, ә тирә-юньдәгеләрне, әти-әнине, хәтта аныңча уйламаган дин кардәшләрен рәнҗетүне бернигә дә санамыйлар. Аллаһының ризалыгын аласың килә икән, фарызларыңны җиренә җиткереп үтәргә, харамнан тыелып, һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, уртак тел табарга кирәк. Гөнаһ кылучының да үзе түгел, ә эшләгән гөнаһы нәфрәт уятырга тиеш. Берәү коега төшеп китсә яисә сазлыкка бата башласа, аны күргән һәркем аңа кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ни өчен соң гөнаһ баткаклыгына кергәннәргә ярдәм кулы сузарга ашыйкмыйбыз? Алар да бит Аллаһының бәндәсе, алар да Аллаһыга бала анасына кадерле булган кебек кадерле. Аларны сүгеп, каһәрләп, гайбәтләрен сөйләп кенә Аллаһының ризалыгын алып булмый.

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен, кешеләрнең ризалыгын алырга кирәк икәнен түбәндәге хәдис тә аңлата. “Раббыбыз Кыямәт көнендә адәм баласына: “И адәм баласы! Мин хаста булдым, син минем хәлемне сорамадың”, – дигәндә, адәм баласы: “И Раббым! Мин синең хәлеңне ничек сорый алам? Син бөтен галәмнәрне тәрбия итүчесең!” – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Минем фәлән бәндәм авырый иде, син аның хәлен белмәдең, әгәр белгән булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең”, – дияр. Аллаһы Тәгалә: “И адәм баласы, ашар өчен синнән ризык сорадым, син бирмәдең”, – дигәндә, адәм баласы: “И Раббым, мин сиңа ничек ризык бирим? Син бөтен галәмнәрне тәрбия итүчесең”, – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Белмәдеңмени, минем фәлән бәндәм синнән ашарга сорады, син бирмәдең! Әгәр аны ашаткан булсаң, савабын минем хозурымда тапкан булыр идең!” – дияр. Аллаһы Тәгалә: “И адәм баласы! Эчәр өчен синнән су сорадым, син эчермәдең!” – дигәндә, адәм баласы: “И Раббым, мин сиңа эчәргә ничек бирә алыйм, син бөтен галәмнәрне тәрбия итүче!” – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Фәлән бәндәм синнән эчәргә сорады, шуңа эчәргә бирмәдең! Аңа эчәргә биргән булсаң, савабын минем хозурымда тапкан булыр идең!” – дияр” (хәдис). Бирүче түгел, сорап килүче – Аллаһының рәхмәтен китерүче.

Ибраһим (г-м) янына бер кеше килеп ашарга сорый. Ибраһим (г-м) аның утка табынучы икәнен белгәч, аңа ашарга бирми чыгарып җибәрә. Шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аны: “Мин җир йөзендә бар халыкка, диненә, милләтенә карамыйча, ризык бирәм. Син нишләп минем бәндәмне борып чыгардың”, – дип шелтәли. Ибраһим (г-м) урамга чыгып, теге кешене куып җитә һәм кире өенә чакырып кунак итә. Әлеге кеше: “Нишләп әле синең фикерең үзгәрде?” – дип сорый. Ибраһим (г-м) Аллаһының шелтәләвен әйткәч, ул: “Мин синең Раббыңа иман китерәм”, – ди.

Иман китергәнбез, намазлар укыйбыз икән, безнең үз-үзебезне тотышыбызда, холкыбызда аның әсәре булырга тиеш. Кешеләр безгә карап ислам диненә бәя бирә. Башкаларга карата тискәре мөнәсәбәттә булсак, үзебезне матур тота алмасак, башкалар аны диннең кимчелеге дип кабул итә һәм бу аларны диннән ерагайта. Әлеге очракта без телибезме, теләмибезме, кешеләргә Аллаһының рәхмәтен җиткерүче түгел, диннән биздерүче ролен үтибез.

Аллаһы Раббыбыз бар кешене дә бертөрле итеп яратмаган, бар кеше берьюлы дингә килми. Кайчандыр үзебез дә намаз укыймый, ураза тотмый идек. Бүген шуларны сәбәп итеп араны өзү, дошманлык саклау Аллаһының ризалыгын алу түгел. Күркәм холкың, матур мөгамәләң белән кемдәдер дингә мәхәббәт уята алгансың икән – Аллаһының ризалыгын алдың дигән сүз. Вәгазь ничек кенә матур булмасын, аның артында гүзәл әхлаклы кеше тормаса, буш сүз була. Үз сүзең белән үзеңне тәртипкә китерә алмыйсың икән, сүзеңнең куәте башкаларга ничек ирешсен?! Чиста калебтән чыккан сүзнең генә куәте бар.

Бөек татар язучысы Г. Тукай: “Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дип язган. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын аласың килсә, ризыгыңны да хезмәт белән тап, башкаларга да хезмәт ит. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: “Халыкка хезмәт итүче генә халыкның хөрмәтен казана ала һәм Раббысы каршында дәрәҗәгә ирешә”, – дигән.

Башкаларга килгән авырлыкларны уртаклашу сәламәтлегеңә шөкерана һәм Аллаһының ризалыгын алуга сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кешеләрнең моң-зарларын сөйләп, сезгә мөрәҗәгать итүләре, Аллаһының рәхмәте килүгә бер мисал”, – дигән.

Ихластан башкаларга ярдәм иткән, башкаларның борчу-мәшәкатьләрен, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашкан, гомерен халкына хезмәткә багышлаган кеше Аллаһының ризалыгын ала һәм үлгәннән соң да башкаларның күңелендә яши. Раббым телләребезгә, күңелләребезгә сабырлык биреп, алдагы гомерләребезне Үзе риза булырлык итеп үткәрергә насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев