Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Аллаһны сөючеләр фида кыла

16 июнь көнне барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә.

Корбан гаете (Ид әл-Әдха) – мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар дәвамында үткәрелеп, бүген дә үзенең асылын үзгәртмәгән. Әлеге гыйбәдәт һәм мөслимлеләрнең аны ничек үткәрүе хакында Җәмигъ мәчете имамы Фәрит хәзрәт Аитов аңлатма бирде.

“Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсенә ия. Бәйрәмнең үз тарихы бар. Бәйрәмнең килеп чыгуы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы белән бәйле. Пәйгамбәрнең балалары булмый. Аңа 86 яшь булганда, улы Исмәгыйль туа. Беркөнне Ибраһим галәйһи сәлам төшендә бердәнбер улын корбанга китерергә тиешлеген ишетә. Никадәр авыр булса да, Аллаһ ихтыярына буйсынып, ул Мина үзәненә килә һәм улын корбанга китерергә әзерләнә башлый. Шайтан котыртуына карамастан, Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми. Шул рәвешле ата да, ул да үзләренең Аллаһка чиксез бирелгәнлеген исбатлый. Иң соңгы мизгелдә Ибраһим галәйһи сәлам: “Сынауны үттең, тугрылыгыңны расладың”, – дигән сүзләр ишетә һәм Җәбраил фәрештә аша корбан өчен аңа җәннәттән куй җибәрелә. Шушы вакыттан ислам динендә корбан китерү традициясе башланып китә.

– Чынлыкта бәйрәмнең асылы корбан чалуда түгел, ә кешеләрнең Аллаһка якынаеп, иман китереп, Аның ихтыярына буйсынып яшәвен күрсәтүдә. Барлык мөэмин-мөселманнар өчен Корбан гаете – Аллаһны чиксез ярату хисе булән сугарылган шәфкатьлелек бәйрәме ул. Бәйрәм Зөлхиҗҗә аеның унынчы көненә туры килә. Бу айның беренче тугыз көнендә ураза тоту, мөмкин кадәр игелекле гамәлләр – догалар кылу, сәдакалар бирү хәерле санала. Тугызынчысы – Гарәфә көн – Ибраһим пәйгамбәрнең төшен аңлау көне. Бу көнне Җир шарының төрле кыйтгаларыннан килгән миллионлаган хаҗ кылучы мөселман Гарәфәт тавына баскан килеш Аллаһка ялвара. Гаеткә каршы төнне дә догада үткәрергә, Коръән укырга, тәхәҗҗүд намазы укырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Бәйрәм алдыннан укылган догалар кабул була дип санала. Бәйрәмгә мөселманнар госел алып, чиста һәм матур итеп киенеп киләләр. Ир-атларның барысы да гает намазына мәчеткә барырга тиешле. Намазга кадәр ашамый тору хәерле, әмма гает көнне ураза тоту тыела.

Бәйрәм көнне Аллаһының ризалыгы өчен корбан итеп пар тояклы хайван – сарык (тәкә) яки кәҗә китерелә. Корбанны гаилә башлыгы чалдырса, ул аны бөтен гаиләсе исеменнән ниятли ала. Җиде кеше исеменнән сыер (үгез), дөя чалырга мөмкин. Балигълык яшенә җиткән, сәфәрдә булмаган, матди мөмкинлеге булган һәр мөселман корбан китерергә тиеш санала. Васыять итеп калдырылган булса, корбанны мәрхүмнәр исеменнән дә чалырга мөмкин.

Корбанга китерелә торган хайван сәламәт һәм кимчелекләрсез булырга тиеш. Ышанычлы кешедән алсагыз хәерлерәк булыр. Авыру, аксак, бик арык, берәр әгъзасы булмаган хайванны корбанга китерергә ярамый. Түшкәсе өч өлешкә бүленә. Бер өлешен корбан китерүче үзенә калдыра, икенче өлешеннән мәҗлес ясап, туганнары белән табын кора, өченче өлеш сәдака рәвешендә мохтаҗларга өләшенә. Безнең районда корбан чалу өчен махсус билгеләнгән урын юк. Бу максатта һәркем үз ихатасын файдалана.

Бәйрәмне аеруча балалар өчен истә калырлык итеп үткәрергә кирәк. Корбан гаетендә төштән соң “Яшьлек” стадионында алар өчен уеннар оештырылачак, зур казанда пылау пешәчәк. Чараны оештыруга “Мизгел” яшьләр үзәге, спорт мәктәбе белгечләре, мөселман кардәшләребез ярдәм итәчәк, – ди Фәрит хәзрәт.

Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен. Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе ярдәм итсен!

 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев