2026 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле
Рамазан ае 19 февральдә башлана, 20 мартта – Ураза бәйрәме
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2026 елга дини бәйрәмнәрнең рәсми календарен раслады. Календарь республика мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыкты.
Рамазан ае 19 февральдә башлана, 20 мартта – Ураза бәйрәме.
Корбан гаете – 27 майда. 26 майда – Гарәфә көне, 25 июньдә – Гашура көне, 25 августка каршы төндә Мәүлид ән-Нәби була.
Ураза һәм Корбан гаете эш көненә туры килә. Алдагы еллардагы кебек үк, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре Татарстан Рәисе карары белән өстәмә рәвештә расланачак. 2025 елда бу документ февральдә имзаланган.
Республика законнары нигезендә, бәйрәм көне ял көненә туры килсә, өстәмә ял көне бирелми. Корбан бәйрәме 6 июньдә – җомга көнне узды.
Чыганак: Интертат
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев