Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазан ае 2025 елның 1 марттан 30 мартка кадәр булачак

Рамазан аенда ураза тоту тәртибе һәм укыла торган догалар

Мөселманнарның иманын ныгытучы, аларны берләштерүче ифтарларны, тәравих намазларын җәмәгать белән башкару мөмкин булмаса да, Рамазан ае рухи күтәренкелек шартларында уза. Рамазан  аенда  мөселманнар игелекле  эшләрне күбрәк кылырга, саваплы эшләр башкарып калырга омтыла. Кемнәрдер мохтаҗларга ярдәм оештыра. Рамазан аенда ураза тотуның үз тәртибе һәм тәлапләре бар. 

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Сәхәр ашап бетерелгәч, авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү - саваплы эш:

«Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка».
«Нәүәйтүәнәсуумәсаумәшәһрирамәдаанәминәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә».
Кояш баегач, авыз ачабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала:
«Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл.
Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл»
.
Ифтардан соң гарәпчә мондый дога укыла:
«Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкәтәүәккәлтүүәгәләәризкый-кәфтәртүфигфирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү».
****
«Әгәр дә сезнең кайсыгыз да булса ураза тота икән, ул тавыш чыгармасын (ызгышмасын) һәм сүгенү сүзләре кулланмасын. Әгәр дә кем дә булса аны мыскыл итә яки аның белән сүзләшергә (тарткалашырга) тели икән, ул: «Валлаһи, минуразадамын», - дисен».
Хәдис (Мөслим)

Чыганак: Татар гаилә календаре 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев