Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

17 июнь көнне Югары Табын авылы халкы мәчетләренә 20 ел тулу тантанасын билгеләп үтте

Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Расих Әхтәмов, Фәрид хәзрәт Аитов, килгән кунаклар, мәхәллә халкы бу матур вакыйга сөенечен уртаклаштылар.

"Чарада Аксакаллар Шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, мөхтәсибәтнең дин әһелләре, авыл халкы катнашты. Мәчетнең имам - хатыйбы Хафиз хәзрәт Вәлиев мәчет төзелү истәлеген, авыл тарихын сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов халыкта дини үзаң, әдәп-әхлак тәрбияләүдә мәчетләрнең ролен ассызыклады; мәчет ачылган вакытта имам - мөхтәсиб булып эшләгән Мөнир хәзрәт Борһанов райондагы мәчетләр хакында, бер гасыр элек күпме мәчетләр булганлыгын, мөхтәсибәт каршында ислам музее төзелүе турында сөйләде. Югары Табын авылында да заманында ике мәчет эшләгән.

Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Расих Әхтәмов, Фәрид хәзрәт Аитов, килгән кунаклар, мәхәллә халкы бу матур вакыйга сөенечен уртаклаштылар.

Коръән укылды. Корбан итеннән авыз ителде. Җәмәгать белән яңгыр сорап истиска намазы, өйлә намазы укылды. Шунысы куанычлы: авыл өстендә, намазга, иманга чакырып, азан яңгырый. Мәчетнең төзеклеге, матурлыгы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык. Киләчәктә дә мәчет авылдашларны үзенә тартсын", - дип язалар мөхтәсибәтнең рәсми сәхифәсендә.

Фотолар - Мөслим мөхтәсибәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев