31 октябрь 2021 яңалыклары
-
Ноябрь аена халык сынамышлары
Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.
-
Очланмый калган кибәннәр... (алтынчы бүлек)
Фәтхулла АБДУЛЛИН. Повесть. Көн саен гайбәт ишеткәч, ахыр чиктә, Хәйдәрнең сабырлыгы төкәнде. Аның холкындагы элекке кайнарлыгы тышка бәреп чыкты. Бер көн Тегермәнлек басуыннан кайтты да, өстәл сугып: - Җитте! Туйдым мин бу сүзләрдән! Гарык булдым! Бөтенләй адәм көлкесенә калганчы, немедленно шахтага китәбез! - дип кычкырды. Фатыйма иренә якынрак килгәч кенә, аның кызмача икәнен сизде. Өйдә алар икесе генә иде. Хәйдәр ачуына чыдый алмый, ишекле-түрле йөренде.
-
Авылга нур иңдерүче
Совет чорында елый- елый һинд киноларын караган кешеләр Һиндстан дигән илнең нинди икәнен күзалдына китерәдер.
-
Без бергә!
Берничә ел элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Без бергә” дип аталучы милли балалар халык иҗаты фестивале уздырыла башлады.
-
Ноябрь аенда бакчада ниләр эшләргә?
Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары - көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау. Инде бу чорда бакчада нинди эш булсын, дияр кайсыберәүләр. Моңа каршы түбәндәге җавапны бирергә мөмкин: булдыклы хуҗаның бакчасында "йокы" мизгеле булмый!
-
Имин юллар!
Машина тәгәрмәчләренә уралган километрларны исәпләми Фагилҗан.
-
Шаяннар шаярталар
Бу көннәрдә шаяннар һәм тапкырлар клубларының чираттагы уеннары үтте.