31 август 2016 яңалыклары
-
Районыбызның иң масштаблы проектларның берсе "Кояшлы Ык" ял итү зонасы ачылды
Кичә районыбызда Татарстан Республикасы көненә һәм Мөслим районы оешкан көнгә багышланган чаралар күп булды. Шуларның берсе, иң зур проектларның берсе, республика программасы нигезендә башкарылган "Кояшлы Ык" ял итү паркын ачу тантанасы узды. Паркны ачуда район халкы һәм килгән кунаклар катнашты. Район башлыгы Рамил Муллин, ТР халык язучысы Фоат Садриев, район...
-
"Курай" паркы кунаклар каршы алды
Бу көнне "Курай" паркы рәсми төстә ишекләрен ачты. Парк ачылышында Премьер - министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рамиль Муллин катнаштылар. Энгель Фәттахов бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнихановның мөраҗәгатен җиткерде. Бәйрәм чарасы районыбыз сәнгать осталарының чыгышлары белән дәвам итте.
-
Татарстан Республикасы көне һәм районыбызның оешу көненә багышланган төре чаралар үтте
Бәйрәм җәмагать мунчасын ачу тантанасы белән башланып китте. Вахитов урамында урнашкан яңа мунча бинасын ачу тантанасында район башлыгы Рамиль Муллин, аның урынбасарлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, район җәмагатьчелеге катнашты. Чарада катнашучыларны сәламләп район башлыгы бәйрәм белән тәбрикләде. Мунча бинасын төзүдә эшләгән "Бәрәкәт+" оешмасы җитәкчесе Марат Гыйләҗетдиновка рәхмәтләрен җиткереп, район башлыгының...