31 май 2016 яңалыклары
-
Мөслимгә кунаклар килде
Мөслимебезгә Яр Чаллы шәһәреннән бер төркем кунаклар килде. Факил Сафин җитәкчелегендәге Чаллы шәһәре язучылар берлеге вәкилләреннән торган делегация Мөслимнең истәлекле урыннарында, сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексында, Пушкин скверында булдылар. Кунаклар шулай ук Түреш авылында булып, Харрас Әюпнең каберенә зират кылдылар, шагыйрь исемен мәңгеләштергән чишмәгә бардылар.
-
1 июнь - балаларны саклау көне уңаеннан бәйрәм оештырыла
1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан спорт мәктәбе базасында "Без - Мөслимлеләр!" проекты кысаларында "Балалар бакчаларында олимпиячеләр" спорт уеннарының супер-финалы үткәрелә. Район үзәгендәге биш балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән "Күңелле стартлар" уены оештырылачак.
-
Чыгарылыш кичәләре
Мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узуга, балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре башланды. Район үзәгендәге биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 130 бала, ә район буенча 200 бала мәктәпләргә китәчәк. Иң күп баланы мәктәпкә озатучы "Миләшкәй" балалар бакчасының чыгарылыш төркеме балаларының бәйрәме бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырыла.
-
Районыбызда ат белән шөгылләнүчеләр бар әле
Районыбызның Яңа Сәет авылында ат тотучы гаиләләр әле бүгендә бар. Евгений Камаев үз ихатасында 10 баш ат, Мирзафатыйх Мирсалихов 2 баш ат тәрбиялиләр. Бу көннәрдә алар чабышкы атларын ярышларга әзерләү белән мәшгуль. Яңа Сәетлеләр чабышкы атлары белән Сабантуйларда, җәйге чорда узучы төрле ярыш - бәйгеләрдә катнашачаклар.
-
Җитәкче билгеләнде
Район "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар оешмасына җитәкче итеп Миргазизов Ильшат Өлфәт улы билгеләнде. Моңа кадәр, әлеге оешманы җитәкләгән Шәмсетдинов Илнур Гайнемөхәмәт улы, район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары буларак хезмәт куячак.
-
Юлларда ремонт бара
"Татавтадор" ачык акционерлык җәмгыятенең Мөслим филиалы бу көннәрдә Симәк - Яңа Сәет юнәлешендә 7,6 километр озынлыгында асфальт юл салу белән шөгылләнә. Юл эшендә оешманың 12 хезмәткәре катнаша. Юл салуны сентябрь айларына төгәлләү планлаштырыла. Вәрәш - Баш һәм Краснояр авыллары арасындагы өлештә юл өстенә асфальт өслек җәю тәмамланган инде.
-
Мөслим лицее укучылары Россия буенча беренче
30 май көнне Россия Эчке Эшләр тарафыннан игълан ителгән "Полицейский Дядя Степа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсына йомгак ясалды. Конкурска 5 меңнән артык эш тәкъдим ителгән иде. Онлайн тавыш бирү юлы белән 10 җиңүче билгеләнде. Безнең районнан конкурста лицейның 3 б сыйныф укучылары Эльвина Иванова, Аделина Гыйзетдинова, Адилә Солтанова һәм Азат...
-
Лицейлылар Россия буенча беренче
30 май көнне Россия Эчке Эшләр тарафыннан игълан ителгән "Полицейский Дядя Степа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсына йомгак ясалды. Конкурска 5 меңнән артык эш тәкъдим ителгән иде. Онлайн тавыш бирү юлы белән 10 җиңүче билгеләнде. Безнең районнан конкурста лицейның 3 б сыйныф укучылары Эльвина Иванова, Аделина Гыйзетдинова, Адилә Солтанова һәм Азат...