30 июнь 2017 яңалыклары
-
1 июльдә мөслимлеләрне яшенле көчле яңгыр көтә
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 1 июль көнне иртән һәм көндез республикада яшенле көчле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр, көчәйгәндә аерым районнарда 25 метрга кадәр.
-
2020 елдан мәктәпләрдә психология укытылачак
2018 елдан башлап, мәктәп укытучылары балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча төп курслар һәм квалификация күтәрү курслары узачак.
-
Күпбалалы гаиләләргә бирелгән җирне регистрацияләмәү дөресме?
Республикада даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Бу өстенлектән балигъ булмаган баланы озак вакытка уллыкка, кызлыкка, асрамага алучылар да файдалана ала.
-
"МӨСЛИМ САБАНТУЕ - 2017": Данир Сабиров киләчәк + балалар өчен ЭКОсабантуй оештыралачак
Бәйрәм 2 июльдә район үзәгендәге Нурлыгаян паркында узачак.
-
Суд приставларына сорауларыгыз булса...
4 июль көнне суд приставларының Мөслим районы бүлегендә ТР баш суд приставы урынбасары-җитәкче урынбасары Степанова Елена Юрьевна гражданнарны кабул итә. Кабул итү 13.00-15.00 сәгатьләрдә Мөслим авылы, Банк урамы, 61 йорт адресы буенча узачак. Алдан язылу өчен телефон: 2-43-41.
-
Аның кебекләр турында ат җене кагылган диләр... (Мәлләтамакта гомер итүче Минтаһир Сабиров турында)
Мәлләтамакта гомер итүче Минтаһир Сабиров турында ат җене кагылган, дисәк тә, ялгыш булмас.
-
Татарстан на пятом месте по объему отчислений в бюджет РФ
Татарстан на первом месте по объему поступлений собственных доходов в консолидированный бюджет среди субъектов ПФО. (Казань, 30 июня, «Татар-информ», Динара Сиразеева). Республика Татарстан занимает пятое место по объему отчислений в бюджет РФ среди всех регионов страны и первое место среди субъектов ПФО. Об этом сообщает пресс-служба Президента Татарстана со ссылкой...
-
Мөслимнән Эльвира Гәрәева "Нечкәбил" республика конкурсының финал турына чыкты
"Мизгел" яшьләр үзәге җитәкчесе, Мөслим авыл җирлеге депутаты, "Татарстан Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Мөслимдәге рәисе Эльвира Гәрәева "Нечкәбил-2017" республика конкурсында катнаша.
-
Мөслим кызы Лилия Морзаханова Идел буе яшьләр формуыннан кайтты
"Мизгел" яшьләр үзәге белгече Лилия Морзаханова "IВолга" Идел буе яшьләр форумында Татарстан делегациясе составында катнашты. Лилия Самара өлкәсендә үзе кебек яшь егет-кызлар белән 10 көн буена күренекле кешеләр, кунаклар белән очрашып, белемен арттырып кайтты.
-
Мари Бүләр авылы урамнарына асфальт җәяләр
"Татавтодор" җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим участогы егетләре кичә һәм бүген Мари Бүләр авылына асфальт салу белән мәшгуль. Иске Карамалы урманы участогында да эш дәвам итә. Бүген биредә юлның нигезе салына. Күп кенә авылларда барлыгы 26,5 км озынлыкта гравий салу да төгәлләнде.
-
Яңгыр дип тормыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерли
Һава торышының явымлы булуына да карамастан, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. "Урожай" агрофирмасының "Үрәзмәт" бүлекчәсендә дә әлеге кампаниягә кушылдылар.
-
"Бердәм Россия" партиясенең Мөслимдәге бүлегендә белгечләр гражданнарны кабул итә
Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне бүген Мөслимдә үтә. "Бердәм Россия" партиясенең Мөслимдәге кабул итү бүлмәсендә юристлар хезмәт күрсәтәләр. Иртәнге 8 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр нотариус Наталья Власова эшләде.
-
Баланны сабантуенда иң матур сөлге чигүчене ачыклыячаклар
Баланны авыл җирлеге сабантуй бәйрәмен быел яңа урында һәм яңача итеп уздырырга ниятли. Бу хакта авыл җирлегенең социаль челтәрдә теркәлгән рәсми төркемендә хәбәр ителә.
-
Җиләс җәй күпкә яхшырак! (11 ӨСТЕНЛЕК)
Метеорологлар июль ае да эссе көннәре белән куандырмаячак, һава температурасы +30 градустан күтәрелмәячәк, дип фаразлый. Ләкин аңа карап кәеф төшермәскә кирәк, ди белгечләр. Җиләс җәйнең дә үз өстенлекләре бар.
-
Мөслим прокуратурасы закон бозганнары өчен табигатьне саклау җәмгыяте вәкилләрен вазыйфаларыннан азат итте
Мөслим районы прокуратурасы "Ак барс" табигатьне саклау" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә тикшерү үткәрде. Тикшерү күрсәткәнчә, юридик зат биотехник чаралар нормативларын үтәүдә законны бозган, шулай ук ау контроле бөтенләй булмаган. Закон буенча әлеге җәмгыять ау хуҗалыгы килешүендә күрсәтелгән таләпләр нигезендә эш итәргә тиеш. 2016 елда хайваннар дөньясын файдалану өчен бирелгән һәм алынган...