30 апрель 2015 яңалыклары
-
"Нептун" бассейны территориясенә 164 төп агач утыртылачак
Парклар һәм скверлар елына әзерлек максатыннан, районыбызда агачлар утырту башланды. 28 апрель көнне бассейн территориясе янында агачлар утырту өчен җир әзерләү эшләре барды. Биредә 164 төп камырлык агачы утырту планлаштырыла.
-
Район үзәгендә патруль хезмәте эшлиячәк
"Форпост" лылар май бәйрәмнәрендә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә тәртип саклаячак. "Төнге дозор" исеме астында узучы рейд кысаларында районның үзәк мәйданында партуль хезмәте эшләячәк.
-
"Сабак булсын" (29.04.2015)
-
Безнең Айнур – беренче!
24-26 апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон буенча ярыш узды. Анда Мөслим районыннан 18 кешелек команда катнашты. Айнур Җәлилов ялгыз уенда 1 урынны алды. Ислам Фәрхетдинов һәм Айнур Җәлилов, парлы уенда катнашып, 2 урынны яуладылар. Тренерлары - Инсаф Ханов.
-
Балалар юл йөрү кагыйдәләрен беләме?
Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең Мөслимдәге бүлеге һәм ТРның юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы мәктәп укучылары арасында "Имин көпчәк" конкурсын уздырды.
-
Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак
Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән тиз арада хәл ителергә тиешле конкрет проблемалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Бизнесменнар очрашуга 20 майга кадәр теркәлә...
-
Мөслимдә вакансияләр ярминкәсе уза
Алдан игълан ителгән хәбәр буенча, 30 апрель көнне район эш һәм мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе уздырды. Көн дәвамында төрле оешма-предприятие вәкилләре эшкә урнашырга теләгән гражданнарны район мәдәният йортының кече залында кабул итте.
-
МТВ 29.04.2015