29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Репрессия корбаннарын искә алдылар
30 октябрь Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан үзәк китапханәдә мәктәп укучылары өчен тематик чара үткәрелде.
-
Салымны кайда түләү уңайлыклар?
Салым түләүчеләргә уңайлчык тудыру максатында Мөслим почта бүлеге дә эш режимын үзгәртеп, 27 ноябрьгә кадәр ял көннәрендә дә 9.00 - 14.00 сәгатьләрдә халыкка хезмәт күрсәтә. Регистратура палатасында урнашкан терминал аша һәм үзегезнең шәхси кабинет аша да салым акчаларын түләп була.
-
Салым инспекциясенең эш сәгатьләре үзгәрде
Район салым инспекциясе дүәшмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә - 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Моннан тыш һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.