29 июль 2017 яңалыклары
-
Яшьләр көне - 2017! Мөслимдә бәйрәм гөрләде
29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көненә багышланган концерт узды. "Нурлыгаян" паркында халык җыр-биюле тамашада күңел ачты. Моңа кадәр паркта буяулар фестивале үтте. Олысы да, кечесе дә төрле төстәге буяуларда йөзде. Бәйрәм кунаклары - эстрада җырчысы Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова.
-
Эшләүче пенсионерларның акчалары арта
Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә, шунлыктан ул 222 сумнан бераз гына артык булачак. Бу хакта, Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама ясап, ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә пенсионерның узган...
-
Мөслимлеләрне Яшьләр көненә чакыралар
29 июльдә җәйнең төп бәйрәмнәренең берсе - Яшьләр көне үтә. Чара район үзәгенең "Нурлыгаян" паркында оештырылачак. Сезне дә шушы бәйрәмдә катнашырга чакырабыз. Программада: район башлыгы Рамил Муллин һәм эстрада йолдызы Мөнир Рахмаев катнашында массакүләм велойөреш, катнашучылар 18 сәгать 30 минутта "Мизгел" яшьләр үзәге янында җыела, велойөрештә 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша...
-
Чаллы янындагы юл һаләкәтендә машина йөртүченең гомере өзелгән
Фаҗига Тукай районының Күперле торак пункты янында килеп чыккан, дип яза "Татар-информ". Узган төндә Тукай районының Күперле торак пунктында килеп чыккан юл-транспорт һаләкәте урынына шаһитләр ашыгыч ярдәм бригадасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырганнар, дип яза «Челнинские Известия». Зур тизлек белән барган җиңел машина юл кырыена төшеп киткән. Ашыгыч ярдәм табиблары 50...
-
ЗАГСта Татарстанда популяр булган мөселман исемнәрен атадылар
В Управлении записи актов гражданского состояния Кабинета Министров Республики Татарстан назвали самые популярные и самые редкие имена, которыми на этой неделе жители Казани называли своих новорожденных малышей, передает islam-today. Самыми редкими мусульманскими именами на этой неделе оказались Рамзан, Зифа, Дженнат, и Инсария. Самыми популярными же - Лейла, Амина, Ислам и...
-
Казанда Хәния Фәрхине җирләделәр
Җеназа намазын һәм Коръән аятен Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчыны Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр. Җирләр алдыннан мәрхүмне туганнарына күрсәттеләр. Җеназа намазын һәм Коръән аятен Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.
-
Алдагы тәүлекләрдә синоптиклар җәйнең иң кызу көннәрен фаразлый
Көндез иң югары температура +28..+33 градус булырга мөмкин, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, ягъни 30 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндезен һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булу ихтималы бар. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан,...
-
Радио тапшыруларын алып баручылар дөрес сөйләшәме?
Көннәрдән бер көнне Татар радиосы, тыңлаучы үтенечен канәгатьләндереп, күңелгә ятышлы гына халык җырын җырлатты да алып баручысы шуны "Сез фәлән композиция тыңладыгыз", диде. Радио тыңлаудан өзелеп, монысы нәрсә тагын? дип, уйланырга мәҗбүр булдым. Бу радиода гап-гади җырларны бер кирәксезгә шулай сәер атаулары беренче тапкыр түгел бит. Нигә мондый "мөгез"? Күнегелгән...
-
Татарстанда урып-җыю эшләре август башында старт ала – министрлык
Урак озакка сузылырга охшап тора, комбайннарның тәүлек буе эшләвенә исәп тотарга кирәк булачак, дип хәбәр ителә "Татар-информ"да. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урып-җыю кампаниясенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...
-
Татарстанда 33 градус җылы булачак
Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә, 29 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә. Минималь температура төнлә...
-
Армиядән качып йөрүчеләрне эшеннән куачаклар
Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш,...