29 апрель 2015 яңалыклары
-
"Бердәм Россия" партиясе мөслимлеләрнең сорауларына җавап эзли
28 апрель көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге гражданнарны кабул итү оештырды. Партия вәкилләреннән тыш, халык сорауларына төрле тармак вәкилләре дә җавап бирде.
-
Игелекле эшләр эстафетасына мөслимлеләр дә кушылды
"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Татарстанда "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе старт алды. Аның максаты - халыкның гражданлык активлыгын арттыруда, социаль мәсьәләләрне тормышка ашыруда иреклелек идеясен алга этәрү.
-
Айлык акчалата түләүләр индексацияләнде
Быелның 1 апреленнән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме 5,5 процентка артты. ЕДВ күләме арту белән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе дә арта.
-
Пенсия фондының ял көннәренә эш графигы
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга пенсия 2015 нче елның 2 маеннан 9 маена кадәр бирелә. Калган категория пенсионерларга график нигезендә гадәти режимда таратылачак.
-
Хәерле сәгатьтә!
"Чайка" кошчылык комплексы җитәкчесе шәхси эшмәкәр Дамир Шәңгәрәевнең эшчәнлеге районда гына түгел, республикада да билгеле. Биредә үстерелгән кош-кортка сорау зур. Аларны башка респубикалардан, ерак төбәкләрдән дә килеп алалар. Бүген инде эшче тагын бер җитештерү тармагын булдырырга ниятли.
-
Башкалага - кунакка
Бүген югары сыйныф укучылары укытучылары белән Казан шәһәренә экскурсиягә китте, дип хәбәр итәләр безгә лицейдан. Максат - башкаланың берничә уку йортында булып, кабул итү, уку шартлары белән якыннан танышу. Балалар шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннарында да булачак.