29 март 2015 яңалыклары
-
Нәҗмиевлар истәлегенә халык уен коралларында уйнаучыларның фестиваль-конкурсы
28 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында бертуган Марсель һәм Ирек Нәҗмиевлар истәлегенә халык уен коралларында - баян, тальян, хромкада уйнаучыларның һәм халык иҗаты белән шөгыльләнүчеләрнең фестиваль-конкурсы үтте. Шулай ук мәдәният йорты фоесында оештырылган күргәзмәдә фестивальдә катнашучыларның кул эшләре дә тәкъдим ителде.
-
Районның яшь спортчылары сынатмый
Гимназия базасында шөгыльләнүче 2004-2006 нчы елгы укучылар - районыбызның "Мирас" командасы Минзәлә шәһәрендә футбол буенча иптәшләрчә очрашуда булып кайтты. "Мөслимлеләр яхшы уен күрсәтте", дип хәбәр итә безгә районара бәйгене оештыручылар.
-
“Хәтер вахтасы”на безнекеләр дә бара
Башкалабыз Казанның мемориаль Җиңү паркында 8 нче май көнне "Хәтер вахтасы" исеме астында россиякүләм акция оештырыла. Анда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 70 яшь пар туй күлмәкләрендә веноклар, чәчәкләр салачак.