29 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бассейн һәм гимназия командалары спартакиада уеннарында җиңүче булды
27 кышкы спартакиада кысаларында уеннар дәвам итә.Көн дәвамына сузылган ирләр командалары арасындагы волейбол ярышлары уеннарның катнашучылары өчен генә түгел, тамашачылар, җанатарлар өчен дә киеренке, кызыклы үтте.Финалга чыкккан командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: " Нептун" йөзү бассейны, гимназия - 1 урын, район Советы, Башкарма комиты - 2 урын ( сүз уңаеннан, кызлар...
-
Иске Карамалы авылы үзешчәннәре район тамашачысын таң калдырды
Мөслимдә театр атналыгы дәвам итә. 26 гыйнвар көннеИске Карамалы авылы үзешчәннәре Данил Салиховның " Булса кодаң генерал" комедиясен район үзәге тамашачылары өчен куйды. Тамашачылар белән бергә автор үзе дә рәхәтләнеп күңел ачты, кушылып гөрләтеп кул чапты, артистларның һәр образның үзенчәлекләрен тулысынча ачып уйнауларына соклануын белдерде.
-
Мөслимдә бер машина тулысынча янып беткән
Бүген Мөслимдә бер машинага ут капкан. 123 санлы янгын сүндерү бүлеге хәбәр итүенчә, Ташлыяр авылында булган бу аянычлы хәл башка райондашларыбызга сабак булырга тиеш. Санаулы минутлар эчендә машина тулысынча янып беткән. Янгын машинаның төзекзес булуы аркасында килеп чыккан дигән фикерләр бар.
-
Районда студентлар очрашуы узды
З.Басыйрова ис.район мәдәният йортының кече залында район Башлыгы Р.Х.Муллин районнан читтә белем алучы студентлар белән очрашты.Бик җылы атмосферада үткән әлеге очрашудан файдаланып студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар яудырдылар, аларга җавплар алдылар. Очрашу алдыннан студентлар белән тренинг үткәрелде, мастер - класслар күрсәтелде.
-
Мөслимдә Кичке чаңгы сәяхәте старт алды
27 гыйнвар көнне Мөслимдә "Кичке чаңгы сәяхәте" чараларына старт бирделде. Яктыртылган чаңгы юлы, дәрт биреп торучы музыка, җанатарлар - болар барысы да сәламәт яшәү рәвешен сайлаган райондашларыбыз өчен. Чаралар циклы киләсе атнада да дәвам итәчәк! Барыгызны да чакырып калабыз!
-
Россиядә 9 сыйныфлар телдән имтихан бирә башлаячак
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Ольга Васильева 2017 елдан 9 сыйныфлар тапшыручы Дәүләт йомгаклау аттестациясенә яңа бүлекчә - телдән сөйләм кертеләчәген белдерде. Бу хакта ул НТВ телеканалында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Быел без 9 сыйныфларда яңа бүлекчә - телдән сөйләм кертәбез. Әлегә бу тәҗрибә буларак кына тормышка ашырылачак. Бер елдан...