28 июнь 2016 яңалыклары
-
Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасында ремонт төгәлләнеп килә
Балалар бакчасы агымдагы елда масштаблы ремонт кичерде. Бина эчендә барлык коммуникацияләр алыштырылды, стеналар яңартылды. Бүгенге көндә "Кояшкай" яңа, заманча җиһаз кайтканын көтә. Балалар бакчасының тантаналы ачылуы август аена планлаштырыла.
-
Республиканың иң зур компанияләрнең берсе "Агромастер" җитештерү компаниясе Лаеш районында күргәзмәдә катнаша
"Агромастер" җитештерү компаниясе бу көннәрдә Татарстан республикасының Лаеш районында узучы "Международные дни поля в Поволжье" күргәзмәсендә катнаша. Күргәзмәгә компания: классик - мастер җиңел культиваторы 1200, Т-360 тракторы, Айфон 8515 прицепы, агратор комби диск 5200, агратор 8500 агрегатларын алып барган. Әлеге күргәзмә 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Лагерьлар эшләп килә
Мәктәпләрдә хезмәт чиреге дәвам итә. 22 июньнән Олы Чакмак, Рус Шуган, Г.Тукай семендәге Мөслим урта мәктәбендә, гимназия, лицей базасында хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлады. Биредә барысы 120 бала 18 көн дәвамында ял белән хезмәтне аралаштырып, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздырачак. Мөслим үзәгендәге мәктәпләрнең бакчадан тыш басуда да участоклары...
-
Үзәк китапханә фондын тулыландырды
Үзәк китапханәдән хәбәр итүләренә караганда, китап укучыларны сөендереп яңа китаплар кайткан. Фонд тагын 495 китап белән тулыландырылган. Алар арасында халык тарафыннан яратып укыла торган Әнәс Исхаков, Фәтхулла Абдуллин, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре бар. Якташыбыз Фоат Садриевның "Дәверләр аһаңе" китабы белән дә танышырга була. Мәдинә Маликованың "Кызыл чәчәк", Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"...
-
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминның туган көне
Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Андрей Владимирович Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. 2005 елда Санкт-Петербург Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. 1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995-1996 елларда Казанның "Эфир" телекомпаниясендә корреспондент булып эшли, 1996-1997 елларда - шунда ук яңалыклар...
-
Кызу көннәрне салкынча һава торышы алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
-
Кайсы вузга керер өчен ничә балл кирәк?
20 июньдә республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясен ачык дип игълан итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын инде тапшырып бетерде инде. Әмма нәтиҗәләр күпчелек предметлар буенча әле билгеле түгел. Шуңа да егет-кызлар дулкынлану белән балларын игълан иткәнне көтә. Билгеле, аларның күпчелеге Казандагы югары уку йортларына керергә...
-
Авыл хуҗалыгы исәбен алуга ничек әзерләнәсе?
Билгеле булганча, 2016 елның 1 июлендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланачак. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә исәпкә алучылар йорттан-йортка йөреп сораштыру уздырачак һәм тиешле бланклар тутырачак. Бланкларны бакчачыларга, шәхси хуҗалык тотучыларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшкуарларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тутырырга туры киләчәк. Исәпкә алу барышында бланклардагы авыр...