28 июнь 2015 яңалыклары
-
Һөнәри бәйрәм уңаеннан бүләкләр
Картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт куючылар күптән түгел генә социаль яклау хезмәткәрләре көнен билгеләп үткәннәр. Профессиональ бәйрәм белән котларга, башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Солтанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Валерий Бухарин килгәннәр.
-
Пенсия билгеләгәндә мәгълүмәтләрнең дөреслеге өчен кем җаваплы?
Иминият пенсиясен билгеләгәндә , яки кире санаганда , пенсия белән тәэмин ителүче гражданин гына түгел, турыдан-туры, яки читләтеп булса да эш бирүче дә катнаша. Пенсиянең күләмен билгеләргә, яки алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан эш бирүчеләр төрле мәгълүмәтләрне: эш хакы күләмен, эш стажын, куркыныч һәм зарарлы эш шартлары, льготалы...
-
Сабантуй хатирәләре
Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлар да узып китте. Җыр-биюләре, дәртле уеннары, кыйммәтле бүләкләре, сагындырган очрашулары белән истә калучы бу бәйрәм кемне генә битараф калдырмагандыр. Мөслим һәр елдагыча район сабан туена зур әзерлек һәм санап бетергесез уңышлар белән килде.
-
Кыңгыр эш кырык елдан да беленер
Мөслимдә бер райондашыбызның машинасы төн эчендә юкка чыгуы, күпмедер вакыт эзләнүләр бернинди нәтиҗә бирмәвеннән халык хәбәрдардыр инде. Оператив эш буенча район полиция начальнигы урынбасары, полиция капитаны Ирек Бакиевтан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 нчы апрель төнендә районның Колхоз урамындагы күпкатлы йорт ишегалдында торган ВАЗ-211010 машинасын урлыйлар.