28 апрель 2015 яңалыклары
-
Мөслимдә чәчү башланды!
"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары хуҗалыклары һәм "Нуретдинов" КФХ иртә культуралар чәчүгә кереште. Бүгенге көнгә район буенча 7,4 мең гектарда уҗым культуралары, 4,7 мең гектарда күпьеллык үлән тукландырылды.
-
Бергә булыйк!
Басма мәгълүмат чаралары өчен тагын урак өсте. Беренче яртыеллык өчен газеталарга язылу кампаниясе төгәлләнергә дә өлгермәде, икенче яртыеллык өчен подписка башланды. Соңгы вакытта бу кампанияне, әбүнәчеләр генә түгел, газета редакцияләрен хезмәткәрләре үзләре дә сагаеп көтә.
-
Өмәгә көтәбез
Чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр дәвам итә. 2-3 май көннәрендә мәңгелек йортыбыз - зиратларны чистарту планлаштырыла. 2 майда - авылларда, 3 майда Мөслим зиратында зур өмә булачак.
-
Поздравления 22.04.2015
-
Шәһәрләр көнләшерлек
Капиталь ремонт узган район үзәк хастаханәсе заманча җиһаз белән тулыландырыла. Хастаханәгә иганәчеләр ярдәме белән яңа УЗИ, ФГДС аппаратлары, физиотерапия бүлегенә җиһазлар кайтарылды. Шушы көннәрдә хастаханәгә тагын бер игелекле эшмәкәр көче белән алынган 15 миллион сумлык рентген аппараты кайтырга тиеш.
-
"Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылап" (22.04.2015)
-
МТВ 25.04.2015
-
"Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән райондашларыбыз исемлеге дөнья күрәчәк
"Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарының алдагы бер санында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән райондашларыбыз исемлеге дөнья күрәчәк. Сайтыбыз кулланучылары әлеге исемлек белән бүген үк таныша ала.