28 февраль 2020 яңалыклары
-
Замана һәм замандашлар
– Шаяртмыйм, кызым. Күрше хатыннар сепаратка сөт аертырга безгә киләләр. “Урам аркылы миске күтәреп йөргәнче, сездә калдырып торыр идек. Өйдә май язарга дип калдырган сөт өстенең яртысы да калмый, бала-чага мәче урынына ялап бетерә”, – дип зарланалар. Ничек тыңламыйсың инде аларны, иптәш ...Әби, ни әйтергә белмичә, бераз тынып торды да:– Ни дип дәшим инде мин сиңа, исемеңне белмим, Ходаем...
-
Өлкәннәрнең сәламәтлеге даими контрольдә
Район үзәк хастаханәсе ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннарына тирәнтен диспансер медицина тикшерүе үткәрә.
-
Татарстан телгә алыну буенча медиарейтинг лидеры булды
ТР илкүләм проектлар контекстында Россия регионнарының телгә алынуы буенча медиарейтингны җитәкли. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.
-
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
-
29 февраль көненә һава торышы
Һаваның максималь температурасы көндез 0, +1.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Упкын
Бит очлары алма кебек кызарып торган озын толымлы Алиягә мәктәпнең күп егетләре гашыйк иде. Ләкин аның йөрәген күрше авыл егете Ирек яулады. Бер-ике очрашуда ук, бер-берсенә күңелләре белән якын булуларын тоеп, алар еш күрештеләр. Күктәге мәңгелек йолдызларын санап, айлы кичтә су буенда серләшә-серләшә, җәй узганы сизелмәде дә.
-
Укулар узды
17-21 февраль көннәрендә районда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен махсус программа буенча укулар узды.
-
Пенсиягә – 38 яшьтән
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү элек-электән дәрәҗәле саналды. Бүген дә район эчке эшләр бүлегендә эшләргә теләк белдерүчеләр аз түгел. Эчке эшләр органнарында эшләү тәртибе һәм хезмәткәрләргә каралган өстенлекләр турында бүлек җитәкчесе урынбасары Рөстәм Басыйров белән сөйләштек.
-
Март аена намаз вакыты
Март аена намаз вакыты
-
Бөек Җиңү өчен рәхмәт әйтеп
Районыбызда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру башланды. Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Ул 361 мөслимлегә тапшырылачак.
-
Төшенкелеккә бирелмәгез
Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.
-
1 мартка кадәр түләргә кирәк!
Үзара салым турында кайберәүләрдән: “Тагын шул бер балык башын чәйниләр инде”, “Барыбер түләмим мин аны”, “Нигә әле мин түләргә тиеш?” кебек фикерләрне ишетергә туры килә. Акча чыгарасы килми инде ул, әмма...