26 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Узган гасырдан бүгенгегә күпер салучы
Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, аны киләчәк буынга тапшыру – зур көч һәм хезмәт сорый. Мәлләтамак авылы кызы, бүгенге көндә Азнакай районының Актүбә бистәсендә гомер итүче Земфира Шәмсуллина да узган гасырдан бүгенгегә күпер салган.
-
Кем җавап бирәчәк?
23 сентябрь төнендә Мөслим-Саклаубаш юлында Рено машинасы каршысына көтмәгәндә ат килеп чыккан.
-
Укучыларыбыз яза: кеше бар яктан да матур булырга тиеш!
Бер кыйсса бар: Ике чәчән очрашканнар да, бер-берсенә карашып торалар икән. Берсе түзмәгән, “әйт инде бер генә сүз булса да” дигән. Шул рәвешле әңгәмәдәшенең бер сүзеннән кем икәнен аңлый алуын аңлаткан.
-
Күңелем бизәкләре. Бал корты кебек уңган ул!
Асыя Валиевага Ходай Тәгалә уңганлыкны да, булганлыкны да өеп биргән. Шулай булмаса, әллә ничә төрле кайнатма һәм салатлар ясап, баз тутырып кыяр-помидор тозлап, гөмбә маринадлап, как ясап өлгерер иде мени?!
-
Татарстан вәкилләре Венгриядә EuroSkills чемпионатында Россия данын яклаячак
Будапешта профессиональ осталык буенча Европа чемпионаты башланды.
-
Игорь Бикеев: Татарстан халкы министрлыкларның 2019 елга бурычларын билгели алачак
Республикада дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык билгеләүче һәм аларны үтәүне җәмәгать контролендә тотучы проект башланды.
-
Менә ичмасам стимул!
1-6 класслар арасыннан өч укучыга Ижаук шәһәрендәге зоопаркка билет биреләчәк. 7-11 класслардан өч укучы Казан, Уфа, Болгарга сәяхәт отачак.
-
Файдалы киңәшләр: гемоглабинны күтәрәбез
Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз. Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач сөзегез.
-
Әдәбият һәм сәнгать көннәре узачак
Бу чарага ТР ның күренекле язучылары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең килүе көтелә.
-
Чемпионнар кайтты!
Егерме көн дәвамында сезнең өчен борчылып, җан атып яшәдек.
-
Чикләвек - урман нигъмәте
Урман чикләвеге ел да уңмый, диләр. Биш елга бер мәртәбә көттереп кенә килүче нигъмәт ул. Хәтерләсәгез, кечкенә чакта әти-әниләр белән урманга барып, капчык-капчык чикләвек җыеп кайта идек.
-
Юлчыларның эш күләме арта, сыйфат яхшыра
Җәмгыятьтә 30га якын кеше хезмәт куя. Сезон вакытында аларның саны тагын да артып китә. Кышкы чорда мостлылар район үзәгендәге юлларны кардан арындыруда актив эшлиләр.