26 июнь 2015 яңалыклары
-
Мөслимнең чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән хушлаша
Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары олы тормыш юлына аяк басалар. Бу көннәрдә районыбызда чыгарылыш кичәләре бара. 25 нче июнь көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Мөслим урта мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте.
-
Җаваплылыгы чикләнгән “Росгосстрах” җәмгыятенә лицензиясен кире кайтардылар
2015 елның 8 июнендә чыккан №ОД-1260 карар нигезендә Россия Банкы транспорт чарасы хуҗасы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) эше буенча лицензия эше тормышка ашырыла башлады.
-
Яңа уку елына яңа күлмәк белән
2012 елда старт алган Республика программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Әмәкәй, Үрәзмәт, Тат. Бүләр мәктәпләрендә "Шах" җәмгыяте эшчеләре хезмәт куя.
-
26 нче июнь бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне
26 июньдә Россия Федерациясендә "Россия Юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Татарстанда бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы кабул итү...
-
"Күбәләк" балалар бакчасы кайчан кулланылышка тапшырылачак?
Ачылуын бик күп әти-әниләр зарыгып көткән "Күбәләк" балалар бакчасында эшләрнең кызу темплар белән баруы күз алдында. Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" төзү җәмгыяте алып барган төзелеш инде финиш сызыгына якынлаша.
-
"Урман иле" лагеренда ГТО нормалары тапшыралар
"Урман иле" лагеренда спорт юнәлешендә смена бара. Спорт юнәлеше буенча барган бу сменада, 63 бала ГТО нормасын биреп карады.
-
Иң яхшы "селфи"га конкурс игълан ителде
Яшәгән җирлегебезне тагын да төзекләндерү, яшелләндерү максаты белән быел гына да район үзәгендә 1500нан артык куак, 1600 чамасы агач утыртылды. Агачны утырту белән генә эш төгәлләнми. Үсентеләрне тәрбияләргә дә кирәк. Озак вакыт яңгыр булмау сәбәпле, агачлар корырга мөмкин. Шуны күздә тотып, районда яшәүчеләр арасында конкурс та игълан ителде.
-
Подписка озайтылды!
2015 нче елның икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылу 3 июльгә кадәр озайтылды. Бәяләр: аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен - 579 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 200 сум.
-
Үсемлекләр дөньясы ачылмаган серләр белән тулы
"Табигать -тиңсез хәзинә" рубрикасын дәвам итеп, бүген йортка байлык һәм уңыш китерә торган бүлмә гөлләре турында сөйләшербез. Үсемлекләр дөньясы ачылмаган серләр белән тулы.