26 май 2015 яңалыклары
-
Республикакүләм бәйгегә йомгак
Бүген, 26 нчы май көнне, Казан шәһәрендә республикакүләм "1 нче сыйныф укучысының культура көндәлеге" бәйгесенә йомгак ясала. "Әкият" курчак театры бинасында мәдәни яктан иң актив 1 нче сыйныф укучыларын тәбрикләү тантансы була. Тантанада район мәктәпләренең 35 беренче сыйныф укучысы катнашты.
-
Хезмәттәшлек
Баек төп гомуми белем бирү һәм Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәпләре коллективлары арасында хезмәттәшлек җепләре урнаштыру максатыннан 14 май көнне мәктәпара методик берләшмә утырышының чираттагы очрашуы үтте. Очрашу Күбәк урта мәктәбендә " 4 класс укучыларының урта мәктәпкә әзерлеге һәм уңышлы адаптация булдыру" дигән темага багышланды. Баек мәктәбенең башлангыч класслар...
-
Чәчүнең соңгы этабы
Чәчү эшләре инде төгәлләнеп килә. Исәнсеф авыл җирлегендә чәчүнең соңгы этабына керешкәннәр.
-
Сабан туйга әзерлек
Соңгы ике атна эчендә "Нурлыгаян" паркында даими төстә өмәләр алып барыла. Оешма - предприятияләр эшчеләре белән берлектә мәктәп укучылары да паркны чистартуда катнашалар. Карт агачларны кисү, паркны чүп-чардан чистартудан тыш территориядә төзекләндерү эшләре дә бара. Быел паркны койма белән әйләндереп алу да күздә тотыла.Чүп ташлар өчен махсус җайланмалар да куелачак....
-
Мемориаль такта
Баек авылында данлыклы сугышчы, I, II, III дәрәҗә Дан Ордены кавалеры, якташыбыз Сәлихов Бәдыйк истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Галимов Фиргать Әскать улы, Баек җирле үзидарә башлыгы Шәйхәйдәрова Нурсинә Әнвәр кызы, Бәдыйк абыйның улы- килене, оныгы, оныкчыклары катнаштылар.
-
Төп дәүләт имтиханнарын оештыручы укытучылар өчен укыту-өйрәтү семинары
25 нче май көнне мәгариф идарәсе базасында 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарын оештыручы укытучылар өчен укыту-өйрәтү семинары үтте. Алар 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча инструкцияләрне, имтихан бланкларын, беркетмәләрен тутыру тәртипләрен кабатладылар.
-
БДИ старт алды
25 нче майда Россиядә БДИның төп этабы башланды. Район мәктәпләренең 6 унберенче сыйныф укучысы Әлмәт шәһәре имтихан кабул итү пунктында география һәм литературадан имтихан тапшырып кайттылар. Барлыгы БДИда район мәктәпләренең 136 унберенче сыйныф укучысы катнашачак. Имтихан кабул итү пункты - Мөслим лицее, ул он-лайн режимында видеокүзәтү системасы һәм металл рамкалар...