26 апрель 2015 яңалыклары
-
Разведчик Сәгыйдулла
Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калды бүгенге көндә. "Мин сугыш ветераны!" дип күкрәк какмас алар. Башкаларның бәхетеннән көнләшмичә, тыныч кына, тыйнак кына яши бирерләр.
-
3000 сум күләмендә штрафлар билгеләнде
Дәүләт статистика федераль хезмәтенең республика территориаль органы тарафыннан район прокуроры Фәнис Сәлимовның карарларын карау нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән "Сөт иле" җәмгыяте - "Ык" хуҗалыгы баш экономисты В. Фәсхетдиновка һәм "Урожай" хуҗалыгы баш экономисты М. Хәйдәровага 3000 сум күләмендә штрафлар билгеләнде.
-
Программада актив катнашырга чакырабыз
"2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасы подпрограмма -1 5.3 пункты нигезендә җинаятьләрне ачуда һәм һәм аларны кылган затларны тоткарлауда булышлык күрсәткән, шулай ук полициягә аларга йөкләнгән башка бурычларны үтәүдә ярдәм иткән гражданнарга 2015 елда һәм аннан соңгы елларда бер тапкыр...
-
“Һәйкәлләргә илткән изге юл”
"Язгы игелек атнасы" нда катнашучы Шуганка авылы "Без!" активистлар хәрәкәте егет-кызлары, Шуганка авылы китапханәчесе тәкъдиме белән, бишенче көнне "Һәйкәлләргә илткән изге юл" дип атадылар. Волонтерлар Шуганка авылы һәйкәле янындагы бик зур мәйданны чистартып һәм төзекләндереп куйдылар.