26 март 2017 яңалыклары
-
Метрәйлеләр "Идел йорт" республика фестивалендә катнаша
Районыбыз халкы театр уйнарга, театр карарга ярата. Район үзәге, Метрәй, Иске Вәрәш авыл мәдәният йортлары каршында халык театры эшли. Үткән ел Мөслимдәге коллектив Гран - прига лаек булды. Ә кичә Метрәй авылы халык театры М.Хөсәеновның " Ак күлмәкле әнием" драмасының премьерасын Мөслим тамашачысына күрсәтте. Башыннан ахырына кадәр тамашачыны елатырлык, уйландырырлык,...
-
"Татарстан Яңа гасыр" каналының "Татарлар" тапшыруында Мөслим турында күрсәтәчәкләр
Узып баручы атнада Мөслимдә "Татарстан Яна гасыр" телевидениесеннән "Татарлар" тапшыруынын иҗат төркеме эшләде. Егет-кызлар туган җиребез, аның күренекле шәхесләре турында сюжетлар төшерде. Сюжетларны 27 марттан башлап ТНВ һәм ТНВ-планета каналларыннан карарга мөмкин. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәңҗешәмбе көннәрендә: 20:05 сәгатьтә - ТНВ Планета,18:00 сәгатьтә ТНВ Татарстан каналларыннан карагыз.
-
Мөслим гимназиясендә ремонт башланды
Бу көннәрдә Мөслимнең тагын бер мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт башланды. Мөслим гимназиясенең төзелүенә инде 10 елдан артык. Быел мәктәпне фасады яңартылачак, тәрәзәләре алыштыралачак. Шулай ук учреждениенең техник инвентаре, җиһазлары яңартылыр, дип көтелә. Ремонтны август аена төгәллиячәкләр.
-
Мөслимдә Сабантуе 1-2 июль көннәрендә узачак
Татар халкынын милли бәйрәме Сабантуен үткәрү турында ТР Президенты указы чыкты. Авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә Сабан туен быел 1-2 июль көннәрендә үткәреләчәк. 8 июльдә бәйрәм - Яр Чаллы шәһәрендә, 15 июльдә Казанда узачак. Мөслимдә исә 1се - авылларда, 2 июль көнне район үзәгендә бәйрәм гөрлиячәк.
-
Мөслимлеләр яшь укытучыларга "наставник" булырга әзерләнә
ТР Мәгариф һәм фән министры игълан иткән проект кысаларында республика буенча дистәләгән мәгариф хезмәткәре "наставник" статусына ия булды. Аларның максаты - югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләргә практик ярдәм күрсәтү. Бу атнада бертөркем мөслимлеләр Казан шәһәрендә узган укуларда катнашты. Проект нигезендә грант откан укытучылар Сингапурда белем алган белгечләр кул астында...
-
Волонтерлар бушлай үз ярдәмен күрсәтә
Райондашыбыз Морат Мирзаморатов, "Көмеш волонтерлар" хәрәкәтенең иң актив әгъзасы буларак, өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга, күпбалалы гаиләләргә һәм сугыш ветераннарына түләүсез нигездә үз хезмәтен тәкъдим итә. Ул бакча эшләрендә, җимеш агачларын, виноград куагын кисүдә, башка хуҗалык, көнкүреш эшләрендә, шулай ук яшелчә һәм чәчәк орлыклары белән ярдәм итә. "Изгелек орлыклары уңдырышлы туфракка...
-
Сал. Муханда әзәрбайҗанча Нәүрүз үткәрделәр
Салауз-Мухан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Әзәрбайҗаннан кайтып, бугенге көндә Салауз-Муханда гомер итүче дүрт кызлы Алиевлар гаиләсендә кунакта булдылар. Алиевлар әзәрбайҗанча Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Кунаклар Әзәрбәйҗан халкының аш-су пешерү серләренә төшенделәр, бәйрәм табынын бергәләп әзерләделәр.
-
Форпостлылар өлкәннәргә шефлык ярдәме күрсәтә
"Форпост" яшьләр оешмасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өлкәннәргә шефлык ярдәме күрсәтә. 22 март көнне аграр көллият укучылары, районның оешма-предприятиеләрендә эшләүче яшьләр өлкәннәрнең ихаталарында сыерчык оялары беркетте. Бу көнне барлыгы 17 сыерчык оясы эленде.
-
Район янгын сүндерү машиналарының эш көче җитәрлекме?
Район буенча 90 янгын гидранты исәпләнә. Янгын сүндерүче "Урал" машинасына - 6, "КамАЗ"га - 8, "ЗиЛ"га 2,5 тонна су сыешлы. Көчле янгын вакытында бер минутка бер тонна су китә, ди белгечләр. Мондый вакытта якын арада гидрантлар булса, янгын сүндерү машиналары гидрантка кушыла. Димәк, янгынны да тиз арада сүндереп була, дигән...
-
Мөслим лицееның бер сыйныфында 15 призер белем ала
Лицейның 4б сыйныфы укучылары Илмир Миннәхмәтов белән Резеда Миңнебаева рус теле, математика, әдәби уку һәм әйләнә-тирә мохит фәннәре буенча призлы урын яуладылар. Укытучылары - Светлана Иванова. Бу класста район буенча - 15, республика буенча ике җиңүче һәм призерлар белем ала.
-
Музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары киңәште
23 март көнне лицей базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларынын чираттагы семинары узды. "Музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары эшендә заманча педагогик технологияләр куллану" темасына узган семинарда укытучылар мастер-классларда катнашты.
-
Мөслим гимназиясендә иң яхшы ГТО нормаларын тапшыручылар укый
Мәктәп укучылары арасында "ГТО" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең республика этабы узды. Анда республика районнарыннан 45 команда көч сынашты. Мөслим гимназиясе командасы ату ярышында өченче урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.