26 февраль 2017 яңалыклары
-
Михайловкада Майчабу гөрләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Михайловка авылында узган Майчабу бәйрәменнәр фоторепортаж карагыз.
-
"Кояшлы Ык" ял зонасын үзгәртү буенча мөслимлеләрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлаячаклар
2 март көнне Мөслимдә Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында "Кояшлы Ык" яр буен төзекләндерү проект семинарына җыелыш булачак.
-
Лицейлылар әтиләре белән музейга барган
Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан Гиндукуш хәрби дан музее-истәлекле урын. Анда лицейның 4 а сыйныфы укучылары да кунак булып кайтты. Лицейның әтиләр советы оештырган экскурсиягә балалар әфганчылар Алмаз Солтанов һәм Айбулат Юнысов җитәкчелегендә барды.
-
Гимназиядә иң матур чәчле кызны билгелиячәкләр
Мөслим гимназиясендә "Иң матур үрелгән чәч" конкурсы бара. Бәйгедә 1-11 сыйныф кызлары катнаша. Укучылар үзидарәсе оештырган әлеге конкурс 8 мартка кадәр дәвам итәчәк.
-
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсында тавыш бирү бара!
Матбугат үзәге игълан иткән "Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы дәвам итә. Бүген тавыш бирүнең икенче көне. Беренче көнгә нәтиҗә ясасак: 24 солдат арасында Радий Җәлилов беренче урында бара. Ул барлыгы 554 тавыш җыйган. Икенче урында - Ринат Исламов. Ринат өчен 551 кеше тавыш биргән. Өченче урында, 191 тавыш җыеп, Данир Мирсалихов.
-
Мәлләтамак авыл җирлеге - спартакиада җиңүчесе!
Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасындагы Кышкы спартакиада уеннары кызганнан кыза бара. Һәр атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә мөслимлеләр, дәррәү кубып, ярышларда катнаша. Үз авылы, үз оешмасы өчен олысы да, кечесе дә тырышып, спорт белән шөгыльләнә. Кичә, 25 февраль көнне авыл җирлекләре арасындагы Кышкы спартакиада уеннарының финал туры булды. Барлык спорт төрләре буенча...
-
Виктория Фазылова республика олимпиадасында җиңү яулаган
Лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Виктория Фазылова рус әдәбиятыннан уздырылган республика олимпиадасыннан призёры булып кайтты.
-
Михайловка авылы халкы Майчабу бәйрәмен билгеләп узды
Буген Михайловкада масленица узды. ТР Халыклар дуслыгы йортынын Мослимдэге вэкиле Рушат Солтанов сэламлэде. Уеннар, топ карачкы яндыру хэм кайнар коймак бн сыйладылар. Мэктэп укучылар, авыл халкы катнашты.