25 август 2016 яңалыклары
-
2 көн эчендә 7 пар язылышкан дип хәбәр итә ГХАТ бүлеге
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итүләренчә август ае гаилә төзергә җыенычуларның яраткан ае. Узган атнада җирлегебездә 6 пар язылышкан. Кызыл туйлар җомга һәм шимбә көннәрендә гөрләгән. Бу көнне Яңа Карамалы авылына-Тукай районыннан, Тойгелдегә -Мөслимнән, Метрәйгә -Мөслимнән, Вәрәш Баш авылына Мөслимнән, Мөслим авылына Яр Чаллы шәһәреннән килен төшергәннәр. Ә...
-
Кисәтү җиңелрәк
Яңа уку елы башланыр алдыннан безнең бүлек гомуми белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үткәрелүче чаралар комплексы, күзәтчелек органнарының мәктәпләрне уку елына әзерләүгә юнәлтелгән хокук эшчәнлеге әлеге объектларны тиешле дәрәҗәгә китерү буенча мөһим инструмент булып тора. Бүген безнең...
-
"Яшел Мөслим" акциясенә "Йога клубы" әгъзаләредә кушылды
"Мизгел" яшьләр үзәге Мөслим урамнарында "Яшел Мөслим" акциясен дәвам итә. 22 август көнне безнең дус командага җирлекнең "Йога клубы" активистлары да кушылды. Җирлектә яңа утыртылган агачларны тәрбияләү, су сибәргә өндәгән буклетлар тарату - чараның төп максаты булды. Бакча һәм Кооператив урамнарында шундый эчтәлектәге 300 данә буклет таратылган.
-
Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиячеләрнең семинары узды
16 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә тәрбия эше буенча август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Семинарда тәрбия эшләре буенча начальник урынбасарлары, методист-психологлар, өстәмә белем бирү оешмасы җитәкчеләре өчен тәҗрибә уртаклашу өчен төрле остаханәләр оештырылган иде
-
Эшләүче яшьләр депутатка борчыган сорауларын җиткерделәр
Бүген үзәк китапханәдә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья Халык Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов"Көчле Татартсан!Бердәм Россия!" эстафетасы кысаларында очрашты. Очрашу рәсми булмаган рәвештә узды. Ирек Шәрипов яшьләрнең сорауларына җавап бирде, үз тормыш юлы хакында сөйләп узды.
-
Сәнгать мәктәбе укырга чакыра
Мөслим сәнгать мәктәбе 2016-2017 уку елына укычылар җыя. 7-12 яшькә кадәр балаларны кабул итәбез. - фортепиано бүлеге -5-7 ел - халык уен кораллары - 5 ел - тынлы уен кораллары -5 ел - җыр сәнгате - 5 ел - театр сәнгате - 4 ел - рәсем сәнгате - 4 ел....
-
"Мөстәкыйль балалар" су сибәләр
16-18 август көннәрендә "Мөстәкыйль балалар" юнәлешендә торучы балалар Мөслим урамнарында утыртылган агачларга су сибәргә чыктылар. 3 көн дәвамында алар Бакча, Банк һәм Кооператив урамнарында үсүче агачларга су сиптеләр. Бу көннәрдә районыбызда аномаль эссе көннәр тора, яшь активисталар райондашларыбызны агачларны саклап калырга аларга су сибәргә чакырдылар.
-
Ризатдин Сәһбиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
6 август көнне, Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе, Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Сәһбиев Ризатдин Сәхби улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләре тапшырылды. Килгән кунаклар Ризатдин абыйга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.