25 июнь 2017 яңалыклары
-
Туендыручыны югалтканда иминият пенсиясе ничек түләнә
Мөслим районында 223 кеше туендыручыны югалту сәбәпле пенсия ала. Туендыручыны югалтканда иминият пенсиясе мәрхүмнең иждивениесендәге эшкә ярамаучы гаилә әгъзаларына билгеләнә. Әлеге пенсиягә мәрхүмнең иминият стажы булу (бер көн генә булса да), иждивениедәге гаилә әгъзалары аның үлеменә кагылышлы җинаять кылмаса, дәгъва итә алалар. Туендыручыны югалтканда, пенсиягә хокуклы затлар: - туендыручының 18...
-
Мөселман динен тотучы райондашларыбыз гает намазына җыелды
Мөслимдәге үзәк мэчеттэ бу минутларда Гает вэгазе бара. Мәчеттә "Милли таба ашлары" бэйгесе дә старт алды. Мослимэлэр эзерлэп алып килгэн камыр ашларына казыйлар бэя бирде. Кучтэнэчлэр остэллэргэ тезелде, вэгазьдэн сон бэйрэм табын янында дэвам итэчэк.
-
Мөслимлеләрне милли таба ашлары белән сыйланырга чакыралар
Ураза бәйрәме күркәм чараларга бай. Бүген 18.00 сәгатьтә мөслимлеләр гает вәгазенә җыела. Вәгазь Мөслимдәге үзәк мәчеттә укыла. Шунда ук "Милли таба ашлары" бәйге-күргәзмәсе дә оештырыла. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Үткәрү урыны - Мөслимдәге үзәк мәчет. Рәхим итегез!
-
Гает уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырылды
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Мөслим мөхтәсибәте, яшьләр hәм спорт бүлеге, "Мизгел" яшьләр үзәге Ураза гаетенә багышлап балалар өчен бәйрәм үткәрде. Балалар Коръән аятьлэре укыдылар, спорт уеннарында ярыштылар. Быел балаларны татлы мамык белән сыйладылар, сабыйлар рәхәтләнеп батутта сикерделәр. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф hәм бүләк алып кайтып китте.
-
Россиядә "Титаник"ның рус версиясен төшерергә мөмкиннәр
Картинаның сюжеты 1941 елның 17 сентябрь вакыйгаларына нигезләнгән: Ленинград блокадасыннан халыкны эвакуацияләү вакытында баржа Ладога күлендә бата. (Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Режиссер Андрей Козлов, "Баржа 725" тарихи картинасын төшерүне планлаштыра. Фильм суда баткан судно турында, корбаннар саны күп булганга аны тарихчылар "Рус Титанигы" дип йөртәләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә....
-
Рамил Муллин: "Бу ай безне берләштерде"
Бүген барча мөселман дөньясы Рамазан гаетен бәйрәм итә. Мөслимдәге үзәк мәчеттә гает иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Коеп яңгыр явып торуга карамастан, Аллаһ йортына олысы да, кечесе дә күпләп килде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов гает вәгазе укыды. Район башлыгы Рамил Муллин Рамазан гаете уңаеннан изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерде:...
-
Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы кылды
Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды (Казан, 25 июнь, "Татар-инофрм"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазы кылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды. Ул шулай ук ураза тәмамлану һәм...
-
Мөслимлеләр Ураза бәйрәмен каршы алды (ФОТОЛАР)
Бүген мөселман халкы олы бәйрәм - Ураза гаетен каршы алды. Мөслимдәге үзәк мәчеттә һәм авыл мәхәлләләрендә бәйрәм намазлары укылды. Игътибарыгызга Баланлы һәм Мәлләтамак авыллары мәчетләреннән фотолар тәкъдим итәбез.
-
Ураза бәйрәме мөбәрак булсын!
Изге Рамазан ае үтүгә ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете була. Быел ул 25 июньдә билгеләп үтелә. Һәр дин тотучы өчен бу - уртак шатлык һәм дини тәҗрибәне тулыландыру өчен яхшы мөмкинлек тә. Олы бәйрәм мөселманнарның Рамазан аендагы изге көннәр белән хушлашу, нәкъ менә ул көннәрдә дин...
-
Ураза бәйрәме көнендә үтәчәк чаралар
Иртәнге бәйрәм чаралары Авзалов урамындагы Яңа мәчеттә узачак 7.00 сәг. Гает вәгазе. 8.00 сәг. Гает намазы. 8.15 сәг. Бәйрәм уңаеннан пешерелгән пылаудан һәм чәйдән авыз итү. Кичке бәйрәм чаралары "Мизгел" яшьләр үзәгендә узачак 18.00 сәг. Кичке гает вәгазе. 19.00 сәг. "Милли таба ашлары" бәйге-күргәзмәсе (бәйгедә теләгән барлык кеше дә катнаша...
-
ТӘМЛЕТАМАК: Ураза бәйрәме иртәсендә коймак белән сыйланыгыз
Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабар башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны...